NetNado
  Найти на сайте:

Учащимся

Учителям



Образ матери в произведениях татарской литературы


МАОУ «Санниковская СОШ»

Тема урока
Образ матери в произведениях татарской литературы

Подготовила и провела:

учитель татарского языка

и литературы

Кульмаметова Г.Х.

Тема: Әдәбиятта Ана образы.

Максат: 1. Укучыларны иҗади эзләнүгә тарту.

2. Әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.

3. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сурәтләнгән

 Ана  образлары аша аналарга хөрмәт

һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Жиһазлау: презентация, Я.Зәнкиев әсәре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы . - Исәнмесез хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Укучылар буген бездә бәйрәм. Безгә кунаклар килде. Татар халкы кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алырга ярата. Бездә кунакларны якты йөз белән каршы алыйк,ү зебезнең белгәннәребез белән уртаклашыйк.

Бугенге дәресебезне газиз аналарга багышлыйбыз. Язучыларыбызның, рәссамнарыбызның , композиторларыбызның иҗаты бик күп тармаклы. Шулар арасыннан мин ана образын аерып алыр идем, чөнки бу тема бөтен тулылыгы, мөлаемлыгы белэн ачыла һәм анда кешенең иң изге хисләре, уй-хыяллары, кичерешләре чагыла.
Укучылар, Һади Такташның сүзләренә игътибар итик әле.( слайдлар)
Ана- бөек исем,

Нәрсә житә Ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке Ана булуда.
Шул якты сузләр белән әңгәмәне дәвам итәргә телим. Ана- ул дөньяда иң бөек шәхес. Ана һәркем өчен иң изге, ин кадерле, ин олуг зат. Алар безне якты дөньяга китергән, еласак, жыр көйләп юаткан, татлы йокыдан иркәләп уяткан, яшәргә көч-дәрт биргән. Гомер буе кайгы- шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгән. Алар безнен газиз әниләребез.

Аналарны хөрмәт итүче кеше бәхетле булыр. Никадәр бәхетле булсак та, бөек мәртәбәләргә ирешсәк тә аналарны онытмыйк, нәсихәтләрен тынлап, ризалыкларын алыйк.
Бүгенге дәрестә, балалар, без ана образының чагылышын төрле жанрларда карарбыз: музыкада, поэзиядә, прозада. Ана турында бик күп шигырьләр язылган, ә шушы шигъри тәлгәшләр нинди матур көйләргә салынган.

(җыр тыңлау. Салават Фәтхеддинов «Әнкәй»)

Бигрәк инде ихтирамлы җыр. ү зегез әни турында җыр беләсезме? Кайсыгыз җырлый ала? (Укучылар җырлый.)

  • Әни, әнием, әнкәй! Сабый баланың теле дә «әннә» дип ачыла бит. Әнкәй дигәндә , дөньялар яктырып, җылынып китә, куңелләр нечкәрә, кузгә яшьләр килә. Әниләр турында сузне дәвам иткәндә ин әувәл хәтергә туган йорт, каз бәбкәләре саклап йөргән инеш буйлары капка буендагы карт өянкеләр искә төшә. Усә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик куп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан – буынга күчеп килгән һәм бик күп язучылар алар үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар. Үткән дәрестә без кем язучы белән танышып үттек? Аның нинди әсәрен өйрәндек. (Я.Зәнкиев “Ана йөрәге”)

Укучылар башта кыскача Я.Зәнкиев турында сөйлиләр, аннары аның әсәренә күчәбез.

  1. Өй эшен тикшерү.

Безнең укучыларыбыз бу дәрескә әзерләнү барышында күп эзләнделәр, татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне өйрәнделәр һәм  Ана  образының бөеклеген тагын бер кат расладылар. Ә хәзер укучыларның үзләренә сүзне бирик. Әниләре турында язган сочинениеләрен укыйлар.


  1. Яңа теманы үзләштерү.

Я.Зәнкиевнең “Ана йөрәге” әсәрен анализлау. Эчтәлеген кыскача сөйләтү.

- Бу әсәрне ничә өлешкә бүләргә мөмкин? (3)

- Ни өчен? Әйдәгез бу бүлекләргә исем бирәбез.

IV. Физминутка.

V.Яңа теманы ныгыту.

Мәкальләр өстендә эш.


  1. Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге авыртыр.

  2. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

  3. Анаңа кадер күрсәтсәң- балаңнан кадер күрерсең.

  4. Ана жылысы -кояш жылысы.


  • Сезнең индивидуаль тикшерү эшләрегезне тыңлыйбыз.

Мине Фәнис  Яруллин  иҗатындагы  Ана  образы кызыксындырды.

Укучы сөйли.

Хәсән Сәрьян иҗатында Ана образы. Укучы сөйли.

М.Җәлил иҗатында “ Ана ” образы ничек бирелә икән?

Укытучы. Кечкенə чакта да, чəчлəреңə чал кергəн олы яшьтəге кеше булгач та, əни кирəк. Аны һəрвакыт кирəк, тиеш дип кабул итəбез. Иң элек ул сине ашатырга-эчертергə тиеш. Үсеп җиткəч һəр баласын башлы-күзле итеп, мөстəкыйль тормышка чыгарырга, кайткан чакта, матур итеп кунак итəргə, картлык көннəрендə дə зарланмыйча, үз көнен үзе күреп, тавыш-тынсыз гына китеп барырга тиеш кенə…Ə баксаң, кеше гомере бик кыска икəн. Əнигə əйтəсе килгəн яхшы сүзлəр дə, бүлəк итəсе матур яулыклар да, иң йомшак чүəклəр дə вакытында тапшырыла алмыйча кала.

VI. Йомгаклау.

Тест эшләү.
Укучылар! Дэресебезне йомгаклыйбыз.    Əнкəй, əни, нəнə, инəй… Сиңа балаларың нинди генə исемнəр белəн эндəшмəсен, эчтəлеге бер үк кала. Син – Ана!

Алда əйтелгəнчə, без əнилəрне һəрвакыт үзебезгə тиеш дип кабул итəбез. Əнилəр безгə тиеш түгел, ə без аларга тиеш. Сызылып аткан якты таңнар өчен дə, шатлык – сөенечлəребез, кайгы – көенечлəрəбез өчен дə без аларга бурычлы.

       «Əни» диеп язып куйдым

             Яңа яуган ак карга.

             Таптамагыз, һич ярамый

             «Əни» сүзен таптарга.

                              ( З. Туфайлова).

VII. Өй эше.
Тест.

1. Я.К.Зәнкиев кайда һәм кайчан туган?

А- Хуҗайлан авылында 1917 нче елның 7 нче апрелендә

В- Тубыл шәһәрендә 1918 нче елның 6 нчы апрелендә

С- Өркет шәһәрендә 1917 нче елның 6 нчы апрелендә

2. Я.К.Зәнкиев нинди фәнне укыткан?

А- татар тел һәм әдәбиятны;

В- физика-математиканы;

С- тарихны.

3. Я.К.Зәнкиевнең балалар өчен язылган җыентыгы ничек

атала?

А- “Иртеш таңнары”

В- “Кайчыколак”

С- “Алмачуар”

4. Я.К.Зәнкиев кайчан һәм кайсы әсәре өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була?

А- 2003 нче елда “Иртеш таңнары” романы өчен;

В- 2001 нче елда “Иртеш таңнары” романы өчен;

С- 2002 нче елда “Кайчыколак” җыентыгы өчен.

  1. Я.К.Зәнкиевнең кайсы әсәрендә ана турында легенда очрый?

А- “Үги ана”

В- “Ана йөрәге”

С- “Аккошлы күл”

  1. Я.К.Зәнкиевнең әти-әнисенең исеме:

А- Камал һәм Зәйнәп

В- Мөхәммәт һәм Сәлимәбану

С- Камали һәм Закирәбану.

  1. Я.К.Зәнкиевнең “Ана йөрәге” әсәрендә кем әби турында сөйләнә?

А- Камилә

В- Сәлимә

С- Хәлимә

  1. Я.К.Зәнкиевнең “Ана йөрәге” әсәрендә нәрсә ята?

А- әкият

В- трагедия

С- риваятъ

страница 1


скачать

Другие похожие работы: