АҢлатма язуы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Халык, шартларны искә алып, гасырлар буе үз милләт баласын тәрбияләү системасын камилләштергән. Яшь буынны тәрбияләү фәнен- халык педагогикасын тудырган. Ә аның төп максаты- шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү. Тел байлыгыбызны арттыру, саклау, гореф- гадәтләребезне кире кайтару, чын тарихыбызны өйрәнү өчен укытучылар һәм укучыларның кулга – кул тотынып эшләве кирәк.
Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Алар арасында яшь буынны тәрбияләү, аңа халкыбызга лаеклы тәрбия бирү аеруча кирәкле мәсьәлә. Безнең киләчәк, халкыбызның алдагы көне, язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән.
Бу программа 5- 11 нче сыйныф укучылары белән эшләүче сыйныф җитәкчеләре өчен төзелде. Аны шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары файдалана ала.
Дәресләрнең төп максаты укучыларда халкыбызның матур гореф- гадәтләрен, буыннан- буынга күчеп килгән сыйфатларын тәрбияләүгә, онытылып бара торган йолалары белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Һәр дәрес халкыбыз гореф- гадәтләрен, сыналган тәрбия чараларын: мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләрне, халкыбыз җырларын, уеннарын киң кулланып үткәрелсә, нәтиҗәсе булыр.
Дәресләрне үткәргәндә, урындагы үзенчәлекләрне, үсмерләрнең тәрбиялелек дәрәҗәләрен, аларның теләкләрен, тормыш таләпләрен исәпкә алып, һәр укытучы үзгәртә, өстәмәләр кертә ала. Шул вакытта гына бу дәресләр тормышчан булырлар, яшьләрне халыкчан итеп тәрбияләргә ныклап ярдәм итәрләр.
5 нче сыйныф
1. Әдәпле кеше нинди ул? Син гаделме? Өлкәннәргә ярдәм итә беләсеңме? Башка кешеләр белән исәнләшү, аларга мөрәҗәгатҗ итү, саубуллашу.
2. Безнең нәсел. Гаиләнең иң кимендә 3 буынын өйрәнеп, аларның исемнәрен, кем булуларын язып кую. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - ди халык. Зиратта аларның каберләрен чистартып тору.
3. Туган тел- анаң теле. Туган телне ни өчен белергә кирәк? Туган телне саклау, үстерү нәрсә ул?
4. Кунакчыллык- күркәм гадәт. Кунакны ничек чакырырга? Кунак өстәленә нинди сый- ризыклар куярга? Кунакның күңелен күрү, алар белән аралашу кагыйдәләре. Мин туган көнемне ничек үткәрәм.
5. Әдәплелек турында халкыбыз мәкальләре, мәзәкләре.
6. Табышмаклар, тизәйткечләр. Әдәплелек турында әкиятләр.
7. Туган ягым халыклары. Республика, район тарихы, анда яшәүче башка халыклар. Алар белән дуслык.
8. Мин халык җырларын яратам.
9. Мин халкыбыз мәкальләрен беләм. Тел, сүз, әдәп турында мәкальләр, әйтемнәр.
10. Кеше кадере, әти- әни кадере: нәрсә ул?
11. Халкыбызның уеннарын, такмакларын беләм.
12. Тотнаклылык, тәмле телле булу, юмартлык- халкыбызның матур гореф- гадәтләре.
13. Эш, хезмәт, дуслык турында мәкальләр.
14- 16. Туган өен белмәгәгән.
Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән,
Туган илен белерме?
Туган авылым тарихы.
17- 18. Әкияттә кунакта. “Әкиятләр кичәсе” үткәре.
19.“Тапкырларга- табышмак”. Табышмаклар әйтешү ярышы.
20- 21. “Карга боткасы” – фольклор кичәсе.
22. Туганнарга, дусларга хат язу. Хатны башлау, әйтер сүзне язу, тәмамлау һ. б.
23. Кешеләр белән аралашу, сөйләшүдәге, үз- үзеңне тотудагы матурлык. Үз- үзебезне тотудагы яхшы һәм тискәре сыйфатлар.
24. Нәрсә ул гаделлек? Син гаделме? Дөреслек, гаделлек, алдашмау.
25. Кирәкле сыйфатлар: вакчылланмау, ялган сөйләмәү, кешеләргә кимсетеп, мыскыллап карамау.
26. Ничек матур һәм мөлаем булырга? Башкаларга ничек охшарга? Тышкы һәм эчке матурлык, гүзәллек нәрсә ул?
27. Әдәпсезлек сыйфатлары: гайбәт сөйләү, кешедән көлү. Картларны, гарипләрне мыскыллау яки рәнҗетү, алардан көлү- яман гадәт.
28. Сер нәрсә ул? Сер саклый белү. Гайбәт, ялган сөйләүдән тыелу.
29. Игелеклелек. Табигатькә, хайваннарга, кош- кортларга, үсемлекләр дөньясына карата мәрхәмәтлелек.
30. Исемнәребез ни сөйли?
31. Аера бел ак- караны
Начар юлдан йөрмә.
Яхшы бел явызлыкны
Берүк бутый күрмә. (Г. Садә.)
32. Йомгаклау. Мин өйрәнгән матур сыйфатлар.
6 нчы сыйныф
1- 2. Туган якның үткәне һәм киләчәге. Республикам тарихы. Анда яшәүче башка халыклар. Алар белән дуслык.
3. Җиде буыныңны бел.
4. Әткәм- әнкәмнең теле.
5-6. “Әбием сандыгы” – фольклор кичәсе.
7. Әниемә иң матур сүз, иң татлы сүз.
8. Ихтыяр көче. Әйткәнеңә ирешү. Үз- үзеңә хуҗа булу белү.
9. Сүзеңдә тора белү нәрсә ул? Аңа ничек ирешергә? Бу турыда татар халык иҗаты.
10. “Татар булуың белән горурлан”. Л. Гумилев.
11. Дин һәм мин.
12-13. “Кырык тартма- серле тартма,
Күңелне үзенә тарта” (Халык уеннары) –
14. Шәфкатьле булырга өйрән.
15. Иң начар теле- ялганлаучы кеше теле.
16. Кукмара төбәге бәетләре.
17- 18. Һәр әйбердә- халкым тарихы. (Милли киемнәр, савыт- саба, бизәнү әйберләре, йорт кирәк- яраклары һ. Б. )
7 нче сыйныф
1. Ватандарлык. Халыклар татулыгы, дустанәлек принципларын көндәлек тормышта үтәү. Төрле халыкларның милли традицияләрен хөрмәт итү.
2. Халык медицинасы нәрсә ул? Аның киңәшләрен куллану. Яз- җәй көннәрендә дару үләннәре әзерләү кагыйдәләре.
3-4. Халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен,
Кайгысын һәм шатлыгын
Зурлыгын белү өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара.
(Бу дәресләрне гимназиянең“Төбәкне өйрәнү” музеенда үткәрергә мөмкин).
5-6. “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” – гаилә бәйрәме. (Әти – әниләр белән берлектә үткәрелә).
7-8. “Халыкның рухи хәзинәсе”.
9. Ислам дине һәм аның күркәм кагыйдәләре.
10. Татар сөлгесе – күңел көзгесе.
11- 12. Халык экологиясе
13. Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.
14. Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.
8 нче сыйныф
Халкыбызның күркәм сыйфаты – пакьлек. Гаиләдә, коллективта, җәмәгать урыннарында һәм табигый мохиттә чисталык. Шуңа ирешү.
Шәхесара мөгамәләдә Татарстанга теләктәш һәм тугандаш республикалар халыклары белән татулык, дустанәлек, бердәмлек. Төрле халыкларның милли йола – традицияләре белән кызыксыну, аларны үтәүгә һәм саклауга карата ихтирамлылык һәм кызыксынучанлык.
Фән һәм дин. Милли үзенчәлекләр. Гаилә һәм дин. Дини гореф – гадәтләр.
Сабыр, түземле, тотнаклы, тәүфыйклы булуның гаиләдә, коллективта, җәмәгать урыннарында әһәмияте.
Шәхесара мөгамәләдә сер саклый, гайбәт, ялган сөйләшүдән тыела белү.
Киң күңеллелек. Кешеләргә яхшылык эшләүче олы җанлы булу.
Тантаналы милли мәҗлес өстәле әзерләү. Шул эштә катнаша белү.
Матәм һәм җеназа кебек кайгылы очракларда шәхеснең үз – үзен тотышы. Кайгы уртаклашу. Ярдәмгә килү.
Гаиләдә үзара ихтирамлылык.
Исемең матур – кемнәр куйган.
Чал тарихы булган халкым бар.
Тел – рухи дөнья көзгесе.
13 – 14. “Тәгәри китте йомгагым” – фольклор кичәсе.
15. Туган ягы кирәк кешегә.
16 – 17. Борынгы гүзәл сәнгатебез (Гарәп каллиграфиясе).
18. Башкаларга изгелек кылырга кулыңнан килмәсә дә усаллык кылма – монысы да бер яхшылык.
19. Бәхетеңне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
9 нчы сыйныф
1. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”
(Ш. Мәрҗәни).
2. “ Галәмнәргә илткән олы юллар
Туган туфрактан бит –
Тын сукмактан –
Авыл сукмагыннан башлана” (Зөлфәт)
3. Бәхет башы – тәүфыйк.
4. Иман белән гыйлем бер кешедә җыелса, ул иң бәхетле кешедер.
5. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.
6 – 7. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе.
8. “Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!” (Р. Миңнуллин)
9 – 10. Халкым тормышында китап.
11. Милләтеңә тап төшермә,
Татар кызы булып кал.
12 -13. Халык бәйрәмнәре – тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы.
14 – 15. “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме.
16. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тәрбия турындагы фикерләре.
17. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
10 нчы сыйныф
Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның педагогик карашлары, тәрбия принциплары.
2-3. Милләтебезнең төп сыйфатлары. Татар халкының әхлак идеаллары, әдәп – әхлак кагыйдәләре. Халык тәрбиясенең төп кануннары.
4. Нәсел шәҗәрәсен, нәселеңне белү – халкыбызның олы традициясе. Үз нәсел шәҗәрәңне төзү.
5. Бишек җырлары – тәрбиянең бик борынгы чарасы.
Бишек җырларында ананың баласын укымышлы, гадел, эшчән, намуслы, әдәпле һәм игелекле итеп күрү теләгенең чагылуы.
“Татарстан-яңа гасыр” телевидениесеннән бара торган “Күчтәнәч” тапшыруының нәни балаларны гореф – гадәтләребез рухында тәрбияләүдәге әһәмияте һәм урыны турында фикер алышу.
“Бишек җырлары” магнитофон язмасында тыңлау яки аны әзерлекле аерым укучының башкаруы, эчтәлеге буенча әңгәмә.
6. ”Туган тел – бөек халык педагогы”(К.Д.Ушинский). Г.Тукай шигыренә бәйләп телнең-гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып-белү, аралашу чарасы булуы турында әңгәмә.
7. Инсафлының теле саф. Тел чисталыгы, сөйләмдә әдәпсез һәм бозык сүзләр куллануның халык тәрбиясендә гаепләнүе турында.
8. Ата-ана хакы. Гөнаһларыбызның иң олылары икедер: берсе-имансыз булуы, икенчесе-ата-ананы рәнҗетү.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган
Ата-анасын хурлаган-үзен хурлаган.
Ата-ананы рәнҗетүнең мөнәҗәтләрдә тасвирлануы.
9. Ана белән бала мөнәсәбәте.
“Әниемнең җылы кочагы” җырын (М.Мазунов сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы) магнитофон язмасында тыңлау һәм аның эчтәлеге турында фикер алышу.
10. Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.
Әмма кылсаң яманлык бер балага,
Салмас диген сине бер көн бәлагә.
(Утыз – Имәни “Татулык бәяны”)
Татар халык педагогикасында иң гүзәл әдәп сыйфатлары рәтендә торган шәфкатьле, игелекле булу кебек кыйммәтләрнең туган әдәбиятта да яктыртылуы.
Кешелеклелек, миһербанлылык кебек сыйфатларның безнең халкыбызда иң борынгы заманнардан ук макталуы.
11. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.
Йорттагы психологик халәт, кунакчыллык, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрдә ихтирамлылык, күңел җылысы, олыны олы, кечене кече итү.
12.Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
(Мөхәммәдьяр. Яхшылык турында).
Кешене олылау, аның кешелек дәрәҗәсен тануың белән үзеңнең кем булуыңны танытуың турында борынгы гадәтләр һәм әхлак нормалары. Халкыбыз гореф – гадәтләре, йолаларның төп максаты – кешелеклелек, итагатьлелек, миһербанлылык, матурлыкка омтылу кебек әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.
13- 14. К. Насыйриның “Китап әт – тәрбия” китабындагы халык тәрбиясенең асылын тәшкил итүче нәсихәтләр, киңәшләр.
“Кеше ирекле булып туа: кайсы юлдан барасын ул үзе сайлый” дигән темага әңгәмә.
15. Ана сөтен имеп туймаган, ата җилкәсен кимерә (бенгал халык мәкале).
16. Саранлык һәм комсызлык, нәфесне тыя белмәү-халык тәрбиясендә хупланмый торган сыйфатлар.
17-18. Кызлар горурлыгы турында сөйләшәбез (Кызлар белән аерым)
19. Холкы гүзәл булган кыз- бөтен гаилә өчен олуг байлык.
20-21. “Озын толым” конкурсы (Берничә сыйныф кызлары арасында да үткәрергә мөмкин)
22. Гаилә ныклыгы, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында халык педагогикасы.
23. Татарлар- горур, чисталык-пакьлек яратучы, мәгърифәтле халык. (Карл Фукс)
24. Акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр- халык тәрбиясенең үзенчәлекле, кырыс һәм катгый чарасы.
25-26. Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
“Моңнар кайтсын авылга” (Р.Хәкимов көе, Р.Чурагулов сүзләре) һәм “Аулак өй” (Луиза Батыр-Болгари көе, Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре) җырларын тыңлау, фикер алышу.
27. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел
28. Мәкаль һәм әйтемнәр- халык педагогикасының кыска һәм тирән мәгънәле әдәплелек кагыйдәләре.
29. Җирнең нуры-кояш, кеше нуры-гыйлем.
30. Китап- галим, телсез мөгаллим.
31. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
32-33. Халкыбыз тормышында ислам дине.
34. Йомгаклау дәресе.
11 нче сыйныф
Хезмәт- барлык әдәп-әхлак нормаларының башы.
Нинди мирас калдырасың?
Өмә- матур йола.
“Өмә җыры”, “Әй, күңелле өмәсе” җырларын тыңлау (Салих Сәйдәшев музыкасы, Таҗи Гыйззәт сүзләре)
4-5. Халык педагогикасында экологик тәрбия идеяләре.
6-7. Һөнәрле үлмәс- һөнәрсез көн күрмәс.
8. Хуҗасының уңганлыгы капкасыннан күренә. Милли архитектура турында сөйләшү.
9. “Кызыл китап” ка керәсе һөнәрләр.
10. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.
11. Спортның милли төрләре.
12-13. Халкыбызның җырлы-биюле уеннары.
14-15. “Кичке уен” күренешен сәхнәләштерү
16-17. Халык тормышында бәйрәм-йолалар.
18.-19. “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү.
20-21. Татар халкында өйләнешү, туй йолалары
22-23. Татар халкы тарихында ислам.
24. Ислам дине бәйрәмнәре.
25. Борынгылар сүзе- хакыйкатьнең үзе.
26. Исламда әхлак вазыйфалары
27. Үз моңын оныткан кеше бүтәннәр моңын ишетми башлый.
28-29. “Ак калфак”- әдәби-иҗади конкурс
30-31. Татар халык педагогикасында кызлар әдәплелеге, саф мәхәббәт мәсьәләләре.
32-33. “Халыкның теле- ул рухи яшәешнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге...” (К.Д.Ушинский)
Өстәмәләр
Әбием сандыгы серләре
Конкурс
Алып баручы. Хәзер булачак конкурс “Әбием сандыгы серләре” дип атала. Һәр өйдә буыннардан буыннарга тапшырылып, кадерләп саклана торган әйберләр бар: берәүләрдә ул киҗеле башлы сөлге, икенчеләрдә чиккән түбәтәй яки калфак, өченчеләрдә-көмеш тәңкә, алка, беләзек. Бу конкурста катнашучы кызлар үзләре өчен шундый бик кадерле булган әйберләр турында сөйләрләр.
1 бәйге. Кызлар чыгышы (Үзләре өчен шундый бик кадерле, истәлекле әйберләр турында сөйлиләр)
Алып баручы. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле-тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән. Арыш, бодай, карабодай, арпа, солы оны, тары, дөге киң кулланылган.
Ит, бигрәк тә сыер, сарык, ат ите татарларның яраткан ашы булган. Хәзер кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтерләр.
2 бәйге. Кызлар өйдә берәр төрле милли ризык әзерләп киләләр, аны әзерләү, табынга бирү серләрен аңлаталар.
Алып баручы. Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә урын түрдән.
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
3 бәйге. Тапкырлар бәйгесе (Кызларга табышмаклар, кызыклы сораулар бирелә)
Алып баручы. Күп сораулар, күп җаваплар
Күп сынаулар сез үттегез.
Инде бу зур эшләрдән соң
Әйдә, бераз ял итегез.
Бәйгебезнең башында кызларыбыз җыр-биюгә дә оста дигән идек. Хәзер алар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, сезгә ял минутларыбүләк итәрләре.
Алып баручы.
Татар җыры... ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен.
Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул-
Үзе салмак, үзе әкрен.
Шул җыр белән сәфәр чыгып,
Тарих үрләреннән килгәнбез,
Татар җырын җырлап таралганбыз,
Татар җырын җырлап җиңгәнбез.
Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,
Җырлар кантында җирбәләм.
Кайгы килеп, башым иелсә дә,
Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.
Конкурс җырлар, биюләр белән дәвам итә.
Ак калфак
Әдәби-иҗади конкурс
Зал милли рухта бизәлә. Конкурста катнашучы кызларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырырга мөмкин. Конкурс 9-11 нче сыйныф кызлары өчен оештырыла.
Алып баручы.
Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу?- Мн беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Язга табан көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир-табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызлар,
Котлы булсын кызлар бәйрәме!
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә- яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Хөрмәтле хатын-кызлар, бәйрәмебез кунаклары! Без бүген бу залга “Ак калфак” дигән әдәби-иҗади конкурска җыйналдык. Хәзер сезнең алга бу конкурста катнашучы кызларыбызны чакырабыз.
(музыка, кул чабулар, кызлар керә)
Алып баручы. Әле яз башланырга да берничә көн бар.Кырларда суык җил, тыкрыкларда кар көртләре, елгаларда боз тәңкәләре. Яз! Яз кешене яшәртә, яз канатландыра, яз кешеләргә көч өсти. Язгы алсу таңнар күңелләрне әллә ничек алгысытып, яңа матурлыкларга омтылдыра, өметләндерә, тып-тып иткән тамчылар үткәннәрне искә төшереп, киләчәк турында хыялландыра.
Бүгенге әдәби-иҗади конкурска да кызларыбыз матур өмет-хыяллар белән килделәр. Ярышларны башлар алдыннан кызларыбыз белән танышып үтик. Таныштыру өчен сүзен кызларның үзләренә бирәбез.
1 конкурс
Исемең ничек, чибәр кыз,
Яле, танышыйк әле.
(Кызлар һәркайсы үзе белән таныштыра, юмористик формада булса, бигрәк тә яхшы)
Алып баручы.
Без бүгенге әдәби-иҗади конкурсыбызны “Ак калфак” дип юкка гына атамадык. Калфак ул- татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Бүгенге кичәбездә катнашучы кызлар күп төрле ярышлар барышында халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатлары югалмаганлыгын тагын бер раслаячаклар. Уңган да, җитез дә, кыю да, тапкыр да, юморга да бай безнең кызларыбыз. Җырга-биюгә дә сәләтле алар! Минем бу сүзләрнең хаклыгына кичәбез барышында сезне ышандыра алырбыз дип уйлыйбыз. Без иң уңган, иң булган кызыбызга Ак калфак бүләк итәчәкбез.
Хөкемдарлар белән таныш булыгыз.
2 конкурс
“Бу өзек кайсы әсәрдән?” Әдәби әсәрләрдән хатын-кыз образларын чагылдырган өзекләр укыла. Кызлар әсәрне, авторын атарга тиешләр.
3 конкурс
Бирелгән сүзләрдән шигырь язарга: яз, кызлар, мәхәббәт, хисләр, өмет, киләчәк, күңел.
4 конкурс
“Көйне таны”. Татарча җыр башкарыла. Бу нинди җыр, кем башкара, авторлары кемнәр?- кызлар җавап бирергә тиеш.
5 конкурс.
Күбәләктәй оча яшьлек,
Талпына, кабатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
Аякларга күз иярми-
Алар җиргә тимиләр.
Кыз һәм егет әнә ничек
Очып кына бииләр.
“Кызларның 70 һөнәре”. Конкурста катнашучы кызлар үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтәләр.
Алып баручы.
Бәйгебез ахырына якынлашты. Без зур тырышлык куеп әзерләнгән кызларга, аларга чын күңелдән теләктәшлек белдереп утырган җанатарларга, хөрмәтле хөкемдарларга, сезгә, кадерле кунакларыбыз, зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сүзне хөкемдарларга бирәбез.
(Бүләкләүләр)
Алып баручы.
Күзләреңнең яктысында кояш нуры,
Энҗе-мәрҗән чылтыравы әйткән сүзең.
Чулпы җыры, озын толым бизәр буең.
Хыялларда яшисең син, Татар кызы!
Ай нурында су коенган Зөһрәме син,
Мәҗнүннәрнең- гашыйкларның Ләйләсеме?
Еллар аша төбәлсәк тә, юк сиңа тиң...
Күзләреңнәнә шатлык чәчеп елмаясың...
Гомерләрен чорлар аша ялгап барган,
Кешелекнең мәңге сулмас гөл-бизәге;
Синең исем-гасырларны җырга салган,
Мәңге гүзәл, ак калфаклы Татар кызы...
Укучылар белән халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәрен, йолалалрын барлау буенча эзләнү-тикшеренү эшләре дә оештырыла. Түбәндә 10 нчы сыйныф укучысы Зыятдинова Гөлназның “Халкыбызның йолалары, бәйрәмнәре” дигән хезмәтеннән өзекләр бирелә
Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра.
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора.
Мин еш кына ап – ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр, гореф – гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгәннәр алар. Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәөданына әверелгән.
Әбием әрнеп: “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер – берсе белән аралашмыйлар, очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, - дип әйтеп куя.
Әйе, бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби – бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә, авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.
Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм, йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар хәтерендә сакланып калган хатирәләрне язып алырга кирәк булды Әгәр дә минем кечкенә генә эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертсә, мин бик бәхетле булыр идем.
Нәүрүз
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында сорашкач Разыя әби түбәндәгеләрне сөйләде.
“Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер – дога кылабыз,
Аш – сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад.
Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.
Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең гимназиябездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла (бәйрәм барышы бирелә)
Нәүрүз такмаклары Ш. Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар. Фольклорчылар язып алган төрле вариантлар бастырып та чыгарылды (“Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары”. – Казан, 1980.)
Нәүрүз бәйрәме турындагы материаллар татарлар яши торган байтак төбәкләрдә табыла тора. Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимә Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, ул өйрәтеп калдырган Нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкаралар.
Зәрә боткасы
Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “зәрә боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык – төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:
Карга әйтә: кар,кар,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сый, маеңны салып бар.
Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны “зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган; сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.
Ә күрше Мәмәшир авылында, Шәңгәрәй бабай сөйләве буенча, ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.
Дәр, дәр, дәрәгә
Иртә пешкән боткага,
Соңга калган шурпага...
Авыл халкы: “Дәрә кычкырдылар инде, сабантуй башлана”,- ди торган булган.
“Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М. Ляпидевский язып чыккан. Ул аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр волосте буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр авылы) керәшеннәрдә төзегән. Ляпидевский тәбәндәгеләрне яза: “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һәр өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән сыра һәм ачы бал алып киләләр. Ботканы коштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”.
Мин әбиемнән: “Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “ Имеш, күрше Түбән Шөн авылында бер мари кешесенең Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе, яраткан кызын оныта алмыйча, зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора – бара бу әйләнә - тирә татар авылларында йолага әйләнгән, имеш”.
Ә менә татарлар яшәгән көнчыгыш төбәкләрдә - Алабуга, Минзәлә, һ.б. өязләрдә аны “карга боткасы” дип, ә кайбер керәшен авылларында “бәрмәнчек боткасы” дип йөрткәннәр. (Р. Уразмән. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре).
Язгы чәчү
Язгы чәчү, сабан эшен башкаручылар дәрәҗәле, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Кырга чыккан көнне үк алар хөрмәтенә сабан боткасы пешерелгән, әбәт чиләге белән әйрән илткәннәр. Бу турыда авылыбызның аксакалы Нәбиулла бабай менә ниләр сөйләде: “Сабанга чыгуның беренче көне – иң әһәмиятле көн булып санала. Чәчүгә чыккан көнне йомырка пешереп өләшә иделәр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: “Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип, йомыркаларны чәчеп җибәрә идек. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йөгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашарлар иде.”
Яраткан язучым Ш. Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә дә язгы чәчүнең беренче көннәре турында язылган. Аны укыгач, Нәбиулла бабай сөйләгәннәре искә төшеп, алар йөргән басуларны күз алдыма китереп утырдым. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә нәрсәләр яза: “Минем әле үз җиребезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул күкәйләр хәтле булып үссен өчен”.
Йомырка җыю
Ә йомырка җыю күренешен авылыбызның мөхтәрәм Әсгать абзый болай сурәтли: “Без кечкенә чакта авылыбызда йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үтә иде. Бала-чага йорттан-йортка кереп йомырка җыябыз. 2 шәр – 3әр букча йомырка җыярлар иде. Аннары урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәтеп, рәхәтләнеп төрле уеннар уйнар идек”.
Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сынаган. Һәр йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә, йомырка биргәннәр.
Ә соңгы елларда Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән йомырка җыялар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка бирә, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә бирәләр”.
Бу йолаларны тыңлагач, уйга калдым. Чынлап та, бик күңелле булган икән бит! Нигә хәзер йолалар онытыла соң? Бу йолаларда татар халкының юмартлыгы, кече күңеллелеге, дус, матур итеп яши алуы да күренә бит.
Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю да бик күңелле булган. Әбием сөйләгәннәрдән чыгып шуны белдем: өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр дә бүләк җыючылыр йортка кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләгән. “Бүләгем – көрәшчегә”, “Чабышта җиңүчегә”, “Иң арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт хуҗаларны мактап: “Сабирә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура, ура, ура!”- дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Бүләкләрне яшьләр җыеп йөргән. Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң матур сөлге колга очында җилфердәгән. Гармун, җыр тавышы яңгырап торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар.
Казан татарларының сабантуй бәйрәмен беренчеләрдән булып Карл Фукс язып чыга. Фуксның бу хезмәтләре ( Фукс К.Ф. Сабан -татарский праздник –
“Казанские известия”, 1814, № 23. Фукс К.Ф. Праздники казанских татар.-“Заволжский муравей”, 1834, №19) җәмәгатьчелектә татар халык бәйрәмнәре белән кызыксыну уята.
Гайшә әби авылыбызда уздырылган сабантуй бәйрәмен менә ничек тасвирлады: “Сабан туе табигатьнең бик матур җирендә - авыл читендәге чирәмлектә үткәрелә иде. Бәйге урыны – мәйдан. Мәйдан тирәсенә түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола белгечләре сайлап куела иде. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар катнаша ала. Ярышларны ат чабышы башлап җибәрә торган иде. Атларга 8-12 яшьлек малайларны атландыралар. Ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага идек. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа җыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп быелуга, ярыш вакытындагы ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады.
Ярышлар төгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”.
Ә Разыя әби сөйләүләренә караганда, сабантуй бәйрәмнәрендә кичләрен яшьләр уены уздырылган. Ул үзенең яшь чакларында булган кичке уеннарны шулкадәр мавыктыркыч итеп сөйли, минем дә кисәк кенә шул вакытка кайтып, шул кичке уеннарда бер генә тапкыр булса да катнашасым килеп китә: “Менә урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр, артларыннан гармун уйнап яшь егетләр бара, ә алар артыннан шау – гөр килеп бала – чагалар... Төн урталарына тикле гармун тавышы яңгыраган; егетләр һәм кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.
Мөхәммәт Гали үзенең бу хакта түбәндәгеләрне яза: “Шул кичне кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына җыелдылар. Киенеп – ясанышып килгән кызлар белән егетләрне һәм аларның уйнауларын карау өчен, шунда иптәш малайлар белән без дә бардык.
Гармун көенә җырлаулар, биюләр булды. Безнең шикелле малайларны уртага утыртып, кызлар белән егетләр, читкә китеп, акча чөеп уйнарга керештеләр...”
Халкымның бу гүзәл бәйрәме, үзенең матурлыгын җуймыйча, безнең көннәргә кадәр сакланып килгән һәм ул тагын да күркәмрәк була бара. Сабантуй бәйрәме авылыбызда да, гимназиябездә дә бик күңелле уза.
Сорашып йөрүләр барышында күрше Күкшел авылында Сабантуй бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Күкшел авылында яшәүче Сүрия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Кичен авыл яшьләре болынга, ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр - кызлар татар халкының җырлы -биюле уеннарын, "Назалы", "Биш парлы", "Балыкчы", "Капкалы", Биеп алышлы " "Каешлы", һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән (егетләр сөрән алдыннан мәҗлесләр үткәрәләр, сөрән җырларын өйрәнәләр) кичке уенлыкка киләләр. Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗалар егетләрнең колгасына сабантуйга диелгән бүләкләрен бәйләгәч: "Габидулла абыйның сабантуйга, Татарстан бәйрәменә биргән бүләге өчен, ура! ура! ура!"- дип рәхмәт әйтәләр. Хуҗаның үсмер, ягъни 8-9 класста укыган кызлары һәр елны чиккән кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла, сөрән тәмамлангач, егетләр үзара бүлешәләр.
Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне атап та бирәләр. Яшь кияү (нинди яшьтә булуына карамастан) урам уртасына алып чыгып чөелә (Ура! Кычкырып).
Егетләр урамда "Алмагачлары" көенә җырлап йөриләр. Мәсәлән:
Алмагачым чәчәк ата
Майның 15 ләрендә.
Шул алмагач чәчәге күк
Минем дус - ишләрем дә.
Сусар баласын өйрәтә
Суга каршы йөзәргә
Бик күп сабырлыклар кирәк
Аерылганда түзәргә.
Ә хуҗалыкларга кергәч, түбәндәге җырларны җырлыйлар:
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме,
Сабантуйлар җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
Өй артыңдагы умартаң
Ел да сыен аерсын.
Безне шулай хөрмәтләсәң,
Ел саен да баерсың.
Аю килә такырдан,
Тырнакларын батырган.
Рәхмәт яусын хуҗаларга
Кунак итеп чакырган!
Биек икән тавыгыз,
Каршы ява карыгыз
Без килдек тә кунак булдык,
Сабантуйга барыгыз,-
дип сабан туена чакырып чыгып китәләр.
Сөрәнче егетләрдән соң армиядән кайткан егетләрдән, өлкән яшьтәгеләр, студентлар төркем — төркем оешып, хуҗалыкларга кереп, сыйланып чыгалар.
Бер урамның бүләкләрен җыеп бетергәч, урам чатында күмәк биюләр оештырыла.
Егетләр һәр йортка "Яулык!" дип сөрән салып керәләр.
Стенада сәгать суга
Унга да, тугызга да.
Җир шарында рәхәт тормыш
Телик барыбызга да.
Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын, яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазыйфасына керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне җилкетә."
-Ни өчен җәй көне киез итек киеп йөриләр?- дигән сорауга Сүрия апа төгәл генә җавап бирә алмады. Ә сөрәнче егетләр: "Киез итек аякка бик уңайлы бит", -дип җавап бирделәр. Мин бу үзенчәлекле Сабан туйга әзерлекне тыңлагач, сөенеп: "Халкымның гореф - гадәтләре, йолалары онытылмый, бәйрәмнәрнең рухы безнең каныбызда яши әле",- дип уйлап куйдым
Каз өмәсе
Минем әбием көз көне, көннәр суыткач, авылларда уздырыла торган каз өмәсе турында сөйләргә ярата. Бигрәк тә күңелле итеп уздырганнар шул алар каз өмәсен! Каз өмәсендә катнашу кызлар өчен дан һәм дәрәҗә саналган. Чөнки бу өмәгә иң уңган, иң җитез кызларны гына чакырганнар. Әбием кечкенәдән эшләп үскәнгә, һәр эшнең рәтен белгән, җитмәсә өлгер һәм үткен дә булган. Шуңа күрә аны өмә башлыгы итеп сайлый торган булганнар. “Бөтен кешедән алдан килеп, эшкә кирәкле савыт – сабаларны, каз йонын тутыру өчен мендәр тышларын, җәймәләрне барлап куя идем. Аннары кызлар белән җырлый – җырлый, уен – көлке сөйләшеп, казларны йолкып, эчен – башын чистартып бетергәч, каз түшкәләрен парлап – парлап көянтә башына элеп, Рәҗәп чишмәсенә юл тотабыз. Чишмәгә барганда, гармуннарын алып, безгә егетләр дә иярә иде. Казларны салкын чишмә суында чайкый – чайкый юабыз. Такмак әйтү, җыр, биюләр китә... Чишмә буе шау – гөр килеп торыр иде. Ә инде казларны юып кайтышка безне кайнар чәй, каз маенда пешкән кабартмалар, коймаклар көтә. Шулкадәр күңелле була иде! Ә инде кич белән каз бәлеше, аш салып каз ашына кунакка чакыралар иде. Монда без иң матур киемнәребезне киеп, бизәнеп – ясанып киләбез инде, чөнки анда егетләр, башка кунаклар да чакырыла иде. Ә инде кунак кызлары каз өмәсенең иң түрендә булыр иде”.
Авыл халкы фикеренчә, каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, ачык күңеллелеген күрсәтү дә булган. Кызлар үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Өмәгә килгән өлкәнрәк апалар кызларның кыланышларын, тотышларын күзәтеп, сынап фикер йөрткәннәр. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган.
“ Өмәдән таралганда мондый җыр җырлый идек:
Ары ефәк сузаек,
Бире ефәк сузаек,
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,
Өебезгә сызаек,”-
дип сагынып искә ала әбием.
Факия әби берничә ырым да әйтте: “Казны сатканда, аның башыннан 1 чеметем йонын йолкып алырга кирәк”, “Әгәр дә каз өмәсеннән канат урлап кайтсаң, үзеңнең казың уңар”, “Кыр казлары кайтканда никадәр каз күрсәң (санасаң), шуның кадәр бибиең чыгар”, Казны усал, саран кешеләргә сатарга ярамый, кул арты авыр була, каз булмый”.
“Каз өмәсенең икенче көнендә кызлар, бала – чагалар җыелып каурый сыдыра идек. Бу сыдырган каурыйларны сукмакка, су юлына чәчә идек. Имеш, шулай тезелеп кайта торган бәбкәләр чыксын киләсе елга, дип”.
Өлкәннәр белән аралашып йөри торгач мин шуны аңладым: безнең әби – бабаларыбыз рухи яктан бик бай булганнар икән.Нигә каз өмәсендә уздырыла торган йолаларны хәзер дә безнең тормышыбызга кире кайтармаска? Хәзер дә авылыбызда каз өмәсе йолаларын башкарсак, безнең тормыш-көнкүрешебез күпкә кызыклырак булыр иде.
Еллар уза. Милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф — гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер -берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер - беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби — бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби — бабаларыбыз борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф -гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән. Ләкин шулай булса да, авылларда искиткеч зиһенле әби — бабаларыбыз бар әле. Безгә бу әби - бабаларны табып, татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакь күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола - бәйрәмнәрен торгызу, яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.
Файдаланылган әдәбият
Балалар фольклоры. Төзүчесе Н.Исәнбәт.- Казан, 1984.
Волков Г.Н. Этнопедагогика.- Чебоксары, 1974.
Габдуллин Г.Г., Нигъмәтов Җ.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәктәп педагогикасы.- Казан, 1993.
Исмәгыйлова С.Г., Исмәгыйлова Ф.М. Тәрбия хәзинәләре.- Чаллы, 1992.
Низамов р.А. педагогик уйланулар.- Казан, 1994.
Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан, 1992.
Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы.-Казан, 2007
страница 1
скачать
Другие похожие работы: