NetNado
  Найти на сайте:

Учащимся

Учителям



Светофорда кунакта


Сәләхова Люция Дәүләтхан кызы – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авылы муниципаль белем бирү учреждениесе- гимназиянең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Тема:”Светофорда кунакта”

Максат:1)Кече яшьтәге мәктәп балаларын светофор һәм аның өч төсе белән таныштыруны дәвам иттерү.

2) Укучыларны юлларда үзләрен хәвефсез йөрергә өйрәтү

3)Уен аша балаларда дуслык, татулык т әбияләү

Җиһазлау:юл билгеләре, конструктор, слайдлар,төсле карандашлар

Сыйныф сәгате барышы

Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, күпне белик

Җаваплар дөрес булсын.

Х әерле көн, хөрмәтле кунаклар! Без “Светофорда кунакта” дигән кичәгәҗыелдык. Бәйрәмебез бәйге рәвешендәбарыр. Бүгенге бәйгедә1 нче сыйныф укучылары көч сынашыр. “Яшел ут” һәм “Кызыл ут” командалары.Әйдәгез, аларны каршы алыйк.

(“З әңгәр вагон” көе астында балалар залга керәләр”.Менәалар- “Яшел ут” һәм “Кызыл ут” командалары.Әйдәгез, балалар, үзегез белән таныштырып китегез әле.

Командаларның сәламләве.(“Яшел ут” командасы членнары бергә)

Без” Яшел утлар”

Янса яшел ут

Кузгалыгыз! Юл ачык!”

(“Яшел ут” командасы капитаны)

Кызыл ут “ командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз.

Чын к үңелдән дөрес җавап

Бир үләрен телибез.

(“Кызыл ут” командасы членнары бергә)

Без “Кызыл утлар”

Янса кызыл ут-

Тукта шунда ук!

(“Кызыл ут” командасы капитаны)

Без б үген бу кичәгә

К өч сынашырга килдек.

Биербез, к үңел ачарбыз

Без д ә артка калмабыз.

(Барысы берг ә)

Юл кагыйд әсен бозмаска,

Беркайчан да онытмаска

С үз бирәбез.

Балалар, сез үзегез белән таныштырдыгыз. Без бүген “Светофорда кунакта”. Әйдәгез, бүгенге бәйрәмебезнең кунагы булган- Светофорга да сүзне бирик әле. Ул да үзе белән безне таныштырсын.

Светофор:

Мин- Светофор булам. “Светофор “ с үзе ике сүздән ясалган -”Свет” һәм “фор” сүзләреннән. “Свет”- яктылык дигән сүз, ә фор сүзе грекларның “форос” сүзеннән ясалган. Ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, мин- “яктылык алып” килүче булам.

Р әхмәт, Светофор! Балалар, ә хәзер ярышыбызны башлыйбыз.

Беренче бәйге: “Табышмакларны бел” дип атала.

Һәр командага мин табышмаклар әйтермен. Әгәр сез дөрес җавап бирсәгез, Светофор сезгә яшел житоннар биреп барыр.

Слайд.

( Җавапларның рәсемнәре экранда чыгып бара.)

Яшел ут” командалары өчен

1.Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә якын дус. (светофор)

2. Сайрамый, оя кормый

Кешел әр һәм йөк ташый.

Кем ми ңа әйтер икән

Ә бу нинди кош икән?

(самолет)

3.Бу машина трамвай т үгел,

Т үгел бу автобус та.

К өпчәкләре булса да,

Бензин кир әкми аңа.

(троллейбус)

Кызыл ут” командасы өчен

1. Җәен, көзен, яз, кышын

Ирт ән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен

Бик тиз а ңлыйлар үзен.

(светофор)

2.Муенымны боргалап,

Авыр й өкләр күтәрәм.

Кушкан урынга куям-

Халыкка хезм әт итәм.(кран)

3.Ут шикелле ашыга

Кызыл машина.

Янгыннарны с үндерә

Кыю дружина.(янгын с үндерүче

машина)





Светофор:

Булдырдыгыз! Молодцы, балалар.(житоннар өләшә)

Икенче бәйге.

Балалар, Белм әмеш светофорны менә шулай буяган. Ул дөрес буядымы икән? Дөрес буямаган булса, аның хатасы кайда икән. Һәр командада свотофор рәсеме ясалган битләр бар. Сез светофорның төсләрен дөрес итеп буяп, дустыбыз Светофорга тапшырырга тиеш буласыз. Ул сезнең эшегезне бәяләп, житоннар тапшырыр.

Слайд.Экранда светофор р әсеме(яшел, кызыл, сарыга буялган)

Слайд. Экранда д өрес итеп буялган светофор рәсеме чыга.

Светофорны ң өч төсе керә.(Кызыл, сары, яшел киемнәр кигән кызлар)

Алар:

-Безг ә дә керергә ярыймы?

Ә сез кемнәр соң?

-Без- светофорны ң өч күзе.

Өчесе бергә:

Светофор ул безне ң өй,

Өчебез дә бертуган.

Юлда й өри белгәннәргә

Й өзебез якты һаман.

Кызыл т өс. Иң кырысы- мин кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара:

Каршы ңда кызыл ут янса

Ашыгып алга барма.

Сары т өс. Юлны тыныч чыгу өчен

Минем ки ңәшне тыңла

К өт! Күрерсең сары янар

Өч төснең уртасында.

Яшел т өс. Артыннан ук мин- яшел төс

Янармын сине ң алда.

Әйтермен: каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла.

Ә хәзер, балалар, без сезне биергә чакырабыз.

Яшел т өс әйтә: әгәр мин янсам,күңелле итеп биегез.

Сары т өс: мин янсам , чүгәләгез.

Кызыл т өс: ә инде мин янсам, туктагыз. Бер- берегезгә бармак янагыз:”Алга барырга ярамый”.

Ярый, балалар, без кит әбез. Безгә сезнең янда бик күңелле булды.Сау булыгыз.

Музыка астында Белм әмеш керә. Бер кулы бәйләнгән.

Ни булды си ңа, Белмәмеш?

Белм әмеш.

Сезд ә бәйрәм икәнен ишеттем дә, мин дә өйрәним әле дип сезнең янга ашыктым. Урам тулы машиналар. Әллә нинди кызыл, сары, яшел утлар яна. Көндез дә утлар яна микәнни , дөрес түгелдер бу дип, кызыл ут янганда урам аша йөгереп чыктым. Әздән генә машина бәреп китмәде. Шулай да бер кулымны имгәтеп өлгерде.

Ч ү, Белмәмеш, ялгышма,

Ул ут си ңа булыша:

Кызыл т өсле ут менә

Тукта!- диеп энд әшә

Ә сарысы күз кыса

Әзерләнергә әйтә

Яшел уты кабынса,

Юл ачыкны белдер ә.

Әйдәгез, Белмәмешкә булышыйк әле, балалар.

Өченче бәйге. Сездә светофор ясалган рәсемнәр бар. Сез светофорның бер генә төсен буярга тиеш буласыз.

Яшел ут”лар командасына бирем.

Светофорны ң нинди төсе янганда транспорт туктап тора?(Шул төсне генә буярга)

Кызыл ут”лар командасына бирем.

Светофорны ң нинди төсе янганда, транспорт барырга тиеш?

Слайд.

Светофор дус, без бит әле буш кул белән килмәдек. Сезгә күчтәнәч итеп, шигырьләр алып килдек. Хәзер һәр командадан берәр укучы сезгә шигырь сөйләп күрсәтер.

Аяз Ахунов шигыре “Мин бел әм”

У ң яктан килә машина,

Сулдан кил ә машина.

Автобуслар тыз- быз чаба...

Барысы да ашыга.

Әбиләр дә ашыга,

Бабайлар да ашыга,

Мин ашыкмыйм, мин бел әм

Ашыкмавы ң яхшырак!

Светофорны ң яшел уты

Янганын сабыр гына

К өтәмен дә кузгаламын

Юлны ң каршы ягына.

Ш. Галиев”Светофорны ң өч күзе”

Урамнарны к үзәтеп,

Узганнарны к үзәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор

Янып тора өч күзе,

К үреп тора ич безне

Әйтеп тора өч сүзне:

-Кузгалма!- ди кызыл к үз.

- Сабыр!- дия сары к үз.

- Ярый!- дия яшел к үз.

Без д ә аңа карыйбыз,

К үзебезне алмыйбыз:

-Кузгалма!- ди кызыл к үз.

- Сабыр!- дия сары к үз.

- Ярый!- дия яшел к үз.

Светофор. Р әхмәт, балалар. Сез бик булдыклы икәнсез. Минем дә бер биремемне үтәсәгез, мин бик шат булыр идем. Менә сезгә машиналар. Шушы машиналарның детальләрен туры китереп җыярга кирәк.

Булдырдыгыз. Р әхмәт сиңа .

Белм әмеш, ә синең балалардан өйрәнәсе килгән әйберләрең калмыймы?

Белм әмеш.

Инде минем кит әр вакытым җитә. Яңадан да бәлагә юлыкмас өчен, миңа юлларда куела тарган билгеләрне күрсәтеп китсәгез, мин бик шат булыр идем.

(юл билгел әре күрсәтелә)

Белм әмеш. Инде миңа китәргә кирәк.Сездән мин күп нәрсәләрне белдем, рәхмәт сезгә. Мине дусларым көтәдер, аларга өйрәтим әле. Моннан соң беркайчан да юлда кагыйдәне бозмам. Сау булыгыз.

Сау бул, Белм әмеш.

Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Мин сораулар бирермен, сез җавабын табарсыз. Әгәр җавапны дөрес дип санасагыз, баргәләп бу сүзләрне әйтерсез:

Бу бит мин, бу бит мин. Минем якын дусларым”. Әгәр ялгыш булса, дәшмәгез.

  1. Кем шулай алга чаба,

Светофорны к үрмичә?

  1. Кем бел ә яшел төснең

-Юл ачык!- дип әйткәнен.

Ә сарының һәрвакытта

-Тукта, сабыр!- диг әнен?

3. Кем бел ә кызыл төснең

-Кузгалма, тор!- диг әнен?

4. Кайсыгыз автобуста

Өлкәннәргә урын бирә?

Дүртенче бәйге. Конструктордан транспорт төзү.

Бишенче бәйге. Светофор макеты ясау.

Инде нәтиҗә ясар чак җитте. Светофор дус, һәр команданың ничәшәр житоны булды икән. Сез бик дус, тату булдыгыз. Рәхмәт, балалар бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен.

Дуслык турында җыр

Дуслар бел ән күңелле

Яш әве рәхәт.

Дустым булганы ң өчен

Си ңа зур рәхмәт.

Син- минем якын дустым

Мин- сине ң дустың

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусны ң.

Хушлашырга вакыт җитте. Барыгызга да зур рәхмәт. Һәм кичәбезне шушы шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Урамда сак булыгыз, Очрамасын сик әлтәләр

Кагыйд әләр белегез! Барасы юлыгызда-

Ашыкмагыз беркайчан да Тик яшел ут янып торсын

Б әлагә юлыкмагыз. Һәрвакыт алдыгызда!.

страница 1


скачать

Другие похожие работы: