NetNado
  Найти на сайте:

Учащимся

Учителям



Фәнни- эзләнү эше Мәгърифәтле Чишмәбаш


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авылы муниципаль белем бирү

учреждениесе- гимназия

Фәнни- эзләнү эше

Мәгърифәтле Чишмәбаш




Эшләде: Зур Сәрдек авылы муниципаль белем бирү учреждениесе- гимназиянең

9 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Энҗе Зөфәр кызы





Җитәкчеләр:

Аш- Буҗи авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Вәлиуллина Л. В.
Зур Сәрдек авылы муниципаль белем бирү учреждениесе- гимназиянең география укытучысы Шәмсетдинов З. В.

      • 2010




Кереш

2010 нчы ел Укытучы елы дип игълан ителеде. Һәм бик тиздән Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Мин бу хезмәтемне шушыларны истә тотып эшләдем. Бик күп өлкән кешеләр белән очрашып сөйләшергә, музей материаллары белән танышырга, Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә урнашкан архивта эзләнергә туры килде. Нуриәхмәтовлар династиясенең шәҗәрәсен төзедем. Шушы династия кешеләре: Мәсрүрә, Закирә, Шакирә апалар, Нургали абый минем бабам белән туган балалары булалар. Шуңа күрә дә мин бу хезмәтемне зур кызыксыну белән башкардым.

Күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең “Үткәнгә күзе җиткән,

киләчәккә үзе җитә”,- дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең тарихта тирән эз калдырган кешеләр турында онытырга хакыбыз юк. Ул кешеләрне белүчеләр көннән- көн сирәгәя. Бүгенге көндә безнең төбәктә 17 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Шулай булгач, бу истәлекләрне без яңартмасак, кем яңартыр соң?

Шушы максатларны күздә тотып, Чишмәбаш авылының барлыкка килү,

мәчетләр тарихы, Бөек Октябрь революциясеннән соң авылдагы үзгәрешләр, мәгърифәтче Нуриәхмәтовлар династиясе турында эзләнү эшләре алып бардык.


Төп өлеш

Авылның барлыкка килү тарихы

Чишмәбаш авылы Татарстан Республикасы Кукмара районының төньяк- көнбатыш өлешендә урнашкан. Авыл төньяктан Киров өлкәсе белән чикләнә. Чишмәбаш авылының күпчелек өлеше Сәрдек елгасының уң як ярына урнашкан. Бу елга Бөр елгасының сул як кушылдыгы, Ә Бөр үзе Вятка елга системасына карый. Авыл район үзәге Кукмарадан 25 км көнбатышта урнашкан.

Авыл 1939 нчы елга кадәр Коллар дип аталган. Татарстанда Әтнә һәм Апас районнарында шундый исемдәге авыллар булганлыгы билгеле. Мәсәлән, Апас районының Кызыл Тау авылын Бөек Октябрь революциясенә кадәр Коллар дип атап йөрткәннәр. Авылның барлыкка килүе Казан ханлыгы чорына туры килә. XV - XVI гасырларда Казан ханлыгында феодализм строе була. Феодал аксөякләрнең югары катлавы әмирләрдән (бәкләр, князьләр) торган. Әмирләр ханлыкта иң эре җирбиләүчеләр булганнар. Феодаль җирбиләү буенча Казан арты ханлыкта иң зур район булып саналган. Кайбер татар феодалларының берничә йөз крепостной крестьяннары булган. Феодалга бәйле крестьяннарны “кол” дип йөрткәннәр. (Татарстан АССР тарихы, 1970 нче ел, коллектив авторлар, 83 бит.) Әлбәттә, крестьяннар үзләрен коллыкка төшерүчеләргә риза булып тормаганнар. Мөмкинлек булу белән алар феодалга каршы баш күтәргәннәр, яки качып китә торган булганнар. Качкан коллар Казан ханлыгының төньяк өлешенә - марилар, удмуртлар яши торган җирләргә барып утыра башлаганнар. Авылга крепостнойлыктан качып, өч кол килеп утырган. Шул өч колдан өч нәсел- Апар, Касем һәм Сабит- Сираҗи нәселләре башланып киткән дигән риваять бар. Авылда хәзер дә бу өч нәселнең кешеләрен беләләр. Казан дәүләт университеты галиме Гомәр Саттаров та авылның исеме, авыл халкының социаль чыгышына нисбәтле рәвештә барлыкка килгән дигән фикерне әйтә. 1986 нчы елда авылның сугыш ветераны Камил ага Шәфигуллин “Социалистик Татарстан” газетасында авылның элекке исеме кайдан алынганлыгы турында сорау белән мөрәҗәгать итә. Аңа КДУ профессоры Г. Ф. Саттаров болай дип җавап бирә: “Болгар һәм Казан ханлыкларының авыл атамалары арасында сословие титулларына күплек кушымчасы ялганып ясаганнары байтак. Биләр (Би - князь), Сәетләр, Казаклар, Коллар һ.б. (“Социалистик Татарстан” газетасы, 1986 нчы ел, 25 нче октябрь.) Аргыяк урамын өлкәннәр хәзер дә “Биккол очы” дип йөртәләр. Бу исемнең килеп чыгышы төрки- татар чыгышлы сословие титуллары бәк- бик- би (князь) исемнәре белән бәйле. (Саттаров Г. Ф. “Исемең матур, кемнәр куйган”, К., 1989, 59 бит.). Ягъни авылга килеп утырган коллар бәк- князь коллары булган. Шуңа күрә алар килеп утырган урын “Биккол очы” дип атала башлаган. XX гасыр башында безнең як тарихын өйрәнгән тарихчы Михаил Худяков та бу турыда яза: “Предания говорят, например, что д. Кулларово в Малмыжском уезде получила свое название от рабов “кул” живших здесь и принадлежавших помещикам обетавших в селении Байлянгар «сыновья богача». Селений названием «Кулларово», т.е. «рабское» встречается несколько в Казанском крае.» (М. Г. Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» стр. 216, М., 1991.). Моны түбәндәгеләргә нигезләнеп әйтергә мөмкин.

Беренчедән, авылда хәзерге башлангыч мәктәп бакчасында мари зираты булган. (Халык телендә чирмеш зираты дип йөртелә.)

Икенчедән, авылда кайбер кешеләрнең йөз - кыяфәтләрендә мари халкы чалымнарын хәзер дә төсмерләргә мөмкин. Бу турыда М. Худяков та яза: ”Целый ряд татарских селений в пределах Бурецкого района (волости Сардыкбашская и Кошкинская) имеет жителями отатарившихся вотяков и черемис, принявших мусульманство и татарский язык в эпоху Каханского ханства, но сохранивших расовые особенности своего происхождения”. (М. Г. Худяков “Очерки по истории Казанского ханства” стр. 199, М., 1991.)

Өченчедән, авылдан төньякта 4-5 км ераклыкта мари авыллары булуы да бу фикерне куәтли.

Авылга нигез кайчан салынган соң? Бу сорауга җавап бирү өчен зиратлар тарихына тукталыйк. Авылда хәзерге вакытта өч зират барлыгы билгеле: бер мари, ике татар зираты. Авылга иң якыны һәм борынгысы- мари зираты. Бу зиратның каберләре билгеле түгел, ләкин зиратның урыны билгеле. Икенче зиратны халык телендә “иске зират” дип йөртәләр. Ул авылдан 200 м чамасы көньяктарак урнашкан. Өлкән яшьтәге кешеләр бу зираттагы соңгы агачның XX гасырның 30 нчы елларына кадәр саклануын сөйлиләр. Бу зиратка якынча 500 - 550 еллар булыр дип исәпләргә кирәк. Өченче зират- хәзерге зират. Бу зират мари зираты белән иске зират арасында урнашкан. Хәзерге вакытта бу зираттагы каберләргә һәм агачларга карап, зиратның яшен якынча 200 - 250 еллар булыр дип уйларга була.

Шулай итеп, зиратлар тарихына нигезләнеп түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:

Беренчедән, татарлар килгәнче авыл тирәсендә мари кабиләләре яшәгән.

Икенчедән, татарлар авылга якынча XV гасыр ахыры XVI гасыр башларында килгәннәр һәм Коллар авылына нигез салганнар. Соңыннан марилар татарлар белән кушылып, татарлашканнар.

М. Худяков Коллар авылының борынгы авыл булуын искәртә. Бу турыда мари халкы тарихына багышлап 2003 нче елда Йошкар- Олада чыккан яңа китапта да языла. Анда болай язылган: ”В 1361 году Булгарское царство было разрушено завоеванием монголо - татарского хана Булата - Тимура. Разгром столичного города вызвал поток беженцев, хлынувший неудержимой волной в глухие лесе, покрывавшие междуречье Волги и Вятки. В Малмыжском крае сохранились предания, что этими беженцами была заселена местность по р. Бурца - близ с. Китяка. Первыми булгары появились здесь в д. Маскара, заселенной до того времени одними черемисам. Затем возникли булгары - татарские селения Кулларова, Ураскино и Янцобино. Постепенно число мусульманских селений росло (к числу их принадлежала и д. Сардык на месте современного с. Старого Бурца)”. (Л. Шмейэр. “Полтыш - князь черемисский. Малмыжский край”, стр. 46).

Мәчетләр тарихы

Архив материаллары буенча, авылда беренче мәчет 1850 нче елда Аргыяк урамында ачыла. Бу мәчеттә озак еллар мулла булып Динмөхәммәт улы Мөхәмәдшакир эшли. (Халык телендә Шакир мулла дип йөртелә). Ул 1910 елның 22 ниче июнендә 83 яшендә вафат була. Аның кабер ташында: “Мәчкәрәдә Габдулла Чиртушида укып, Коллар авылында 53 ел имам булып торды”, - дип язылган. (“Хезмәт даны” газетасы, “Кабер ташы - хәтер сагы”,

Р. Мәрданов, И.Һадиев, 1999 ел, 3 июль).

Авылда ислам диненең йогынтысы зур була. ХIX гасыр ахырында патша хөкүмәте окраиналарда руслаштыру сәясәте үткәрә. Бу чорда кайбер авылларда русча укыту кертелә. 1880 нче елларда Насыйбуллин Төхбәтулла волость рәисе булып эшли. Ул авылга русча китаплар алып кайта. Авылда “Төхбәтулла авылга урыс дине (православие) кертергә маташа” дигән хәбәр тарала. Котыртылган берничә дини фанат Төхбәтулла бабайны эштән кайтканын көтеп торып, бик каты кыйныйлар. Кыйнаулардан терелә алмыйча ул үлә.

ХX гасыр башында Коллар авылы тирә - юньдә зур авыллардан саналган. Авылда 100 дән артык хуҗалык исәпләнгән. Авыл зураю сәбәпле, 1913-1914 нче елларда Түбән очта мәчет төзелә. Аны Мәчкәрәнең Гали Үтәмишов исемле сәүдәгәре төзетә. Авыл тирәсе ташка бай булганга, аны таштан төзиләр. Аның стеналарының калынлыгы - 1 м, ә размеры 10 х 20 м була. Ул шулай ук үзенең матур һәм мәһабәт бина булуы белән дә аерылып торган. Берничә елдан соң агачтан Югары очта өченче мәчет төзелә. 1910 нчы елда Шакир мулла үлгәч, Аргыяк мәчетендә аның улы Салихов Гаяз мулла булып кала. 1921 нче елда мәчеттә янгын чыга һәм 1850 нче елда төзелгән мәчет янып бетә. Халыктан акча җыеп, шул ук урында 1925 нче елда яңа мәчет төзелә һәм эшли башлый. Түбән оч мәчетендә мулла булып Шакир мулланың икенче улы Салихов Фатих тора. Ә Югары оч мәчетендә Шәрәфиев Мифтахетдин (халык телендә Митак мулла) муллалык итә. Өч мәчет каршында да мәдрәсә эшли. ХIX гасыр ахырында Аргыяк мәчете каршындагы мәдрәсәдә 45 баланың белем алуы билгеле. Мәдрәсәдә шәкертләр гарәп алфавиты нигезендә укырга, язарга өйрәнгәннәр. Коръәнне укырга өйрәтү дәресләре үткәрелгән. Тазарак хәлле гаиләләр үзләренең балаларын авыл мәдрәсәсен бетергәч, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укырга җибәрә торган булганнар. Ләкин андый гаиләләр күп булмаган.

Бөек Октябрь революциясеннән соң мәдрәсә һәм мәчетләр эшләүләрен дәвам итәләр. 1920 еллар уртасында мәдрәсә ябыла, анда яңача (советча) уку башлана, ә мәчетләр бу чорда әле эшлиләр. 1920 нче еллар ахыры 1930 нчы еллар башында Сталин репрессияләре авылларга да килеп җитә. Югары оч мәчете мулласы Шәрәфиев Мифтахетдин репрессиядән куркып, төнлә авылдан гаиләсе белән Урта Азиягә качып китәргә мәҗбүр була. Ә түбән оч мулласы Салихов Фатих муллалык итүне ташлый һәм колхозда эшли башлый. Бу мәчетнең мәзине Рәхмәтуллин Габделхак дин таратуда гаепләнеп төрмәгә ябыла. Аргыяк мәчете 1930 нчы еллар ахырына кадәр эшли. Бу чорда мәчетләргә зур налоглар сала башлыйлар. Аргыяк мәчете дә налогны түли алмый. Шуңа күрә аның мулласы Салихов Гаяз 1930 нчы еллар ахырында кулга алына һәм яңадан авылга әйләнеп кайтмый. Соңгы елларда матбугатта репрессия корбаннары турында мәгьлүмәтләр бирелде. Аның турында: “Салихов Гаяз Шакир улы, 1873 нче елгы, Чишмәбаш авылында яшәгән, 1941 нче елда атып үтерелгән, 1996 нчы елда реабилитацияләнгән”,- дип язылган.

Шулай итеп авылда мәчетләр эшләүдән туктый. 1946 нчы елда Югары оч мәчетенең, ә 1963 нче елда Аргыяк һәм Түбән оч мәчетләренең манаралары киселә (Мәчет манараларын читтән килгән кешеләр килеп кисәләр). Югары оч мәчете сугышка кадәр мәктәп, сугыштан соң янгын депосы буларак икенче урынга күчерелә, 1970 нче елларда сүтелә. Аргыяк мәчете күп еллар мәктәп, балалар бакчасы ролен үти, 1990 нчы еллар башында сүтелә. Ә Түбән оч мәчете хәзер дә клуб буларак хезмәт итүен дәвам итә.

Революциядән соң авылда җитди үзгәрешләр
Бөек Октябрь революциясеннән соң авылда мәдәният өлкәсендә дә җитди үзгәрешләр башлана. 1920 нче еллар башында авылга яңача (советча) укыту өчен мөгаллимәләр килә башлый: Ситдикова Хәтирә - Зур Сәрдектән, Хәсәнҗанова Зәйнәб - Мәчкәрәдән. Укыту гарәп алфавиты нигезендә алып барыла. 1920 нче еллар уртасында авылда Шакир мулла улы Салихов Мәгъсүм, аны хатыны Шәкүрә һәм Күкшелдән Чутаев Хәкимнәр укытучы булып эшлиләр. 1927 нче елдан укыту латин графикасы нигезендә алып барыла. Бу елларда авылда укытучылар булып Файзрахманов Кави – Зур Кукмарадан, Хаҗиев Харрас - Сәрдекбаштан, Салихов Мәгъсүмнәр эшли. Файзрахманов Кави мәктәп директоры була. 1930 нчы еллар уртасында укытучылар булып Галиев Мөнир- Кара Елгадан, Сафин Шәрип - Сабадан, Нәҗипова Мөстәгыйдә - Тәкәнештән, Галимҗанов Габдрахманнар эшлиләр. Галиев Мөнир мәктәп директоры була һәм сугышка киткәнче эшли. 1930 нчы еллар ахырында укытучы булып: Сафин Тимергали, Әмирханова Дарига, Әсхадуллина Шәмсенур һәм Нуриәхмәтова Мәсрүрәләр эшли башлый. 1939 елны укыту латин графикасыннан рус алфавитына нигезләнеп эшләнгән яңа татар алфавиты буенча алып барыла башлый. Бу елларда эшләгән укытучылар авыл халкы алдында лекцияләр укыйлар, бәйрәмнәр оештыралар. 1930 нчы елларда илдә наданлыкка каршы көрәш башлангач (ликбез), өлкән яшьтәгеләрне укытуны да укытучыларга йөклиләр.

1920 нче еллар уртасында авылда уку йорты (халык телендә избач) эшли башлый. Анда уку йорты мөдире булып Мөбәракшин Әшрәфҗан исемле Яңа Сәрдек егете эшли. Уку йортында газеталар укыйлар, кичләрен яшьләр җыела, шунда ук концерт, спектакльләр куела, ягъни ул клуб ролен үти. Халык арасында совет власте сәясәтен аңалатуда уку йорты авылда зур роль уйный. 1928 нче елда авылга беренче радиоалгыч кайткач, аны да уку йортына куялар. Ләкин авылда радиоалгычка шикләнеп караучылар, ышанмаучылар да күп була. Шуңа күрә 1929 нчы елда Казанда колхоз рәисләре курсында укучы Динмөхәммәтов Нуриәхмәт радиотапшырулар бүлегенә бара һәм үзен радиодан чыгыш ясатуларын сорый. Ул вакытта андый чыгыш ясаучылар була, шуңа күрә аңа да ризалык бирәләр, чыгыш ясыйсы көнне билгелиләр. Нуриәхмәт бу турыда авылга хәбәр җибәрә. Ул көнне авыл көтеп ала, яше - карты уку йортына җыела. Шулай ук, радиога ышанмаучы Хәмдия карчыкны, Бикмөхәммәт абзыйны һәм башкаларны чакыралар. Нуриәхмәт үзенең чыгышында Казанда рәисләр курсында укуы, ил күләмендә колхоз төзелеше баруы һәм укуын бетереп тиздән авылга кайтачагын әйтә. Авылда радиога ышанмаучыларга мөрәҗәгать итеп: “Хәмдия түти, Бикмөхәммәт абзый, ишетәсезме, бу мин - Коллар авылыннан Нуриәхмәт Казаннан сөйлим” – дип эндәшә. Авылда Хәмдия карчыкның радиоалгыч эленгән шкаф эченнән Нуриәхмәтне эзләвен хәзер дә кызык итеп искә алалар. (Бу вакыйга турында журналист Лилия Нургалиеваның “Бер истәлек” дип исемләнгән мәкаләсендә басыла. “Хезмәт даны” газетасы, 1998 нче ел, 28 нче февраль).

1930 нчы еллар башында уку йорты мөдире булып Мозаффаров Тимергали эшли. Бу чорда спектакльләр, концертлар, кинолар авылда еш куела башлый. 1933 нче елда Зур Сәрдектә җидееллык мәктәп ачыла. Авылга якын Зур Сәрдектә мәктәп ачылгач, укуларын дәвам итүчеләр күбәя. Җидееллык мәктәпне бетергәннәр Кукмара урта мәктәбенә укырга керә алганнар. Ләкин анда баручылар күп булмаган. 1937- 1939 нчы елларда клуб мөдире булып Муллагалиев Мөбәрәкҗан эшли. Бу чорда авылга техникумнар бетереп, яшьләр кайта башлый. Арча педагогия училищесын бетереп Бәдриев Гомәр, Насибуллин Нуретдин, Хасанов Мөхәммәтзадалар кайта. Гомәр - Зур Сәрдектә, Мөхәммәтзада - Ядегәрдә, Нуретдин Пычак авылында укыта башлыйлар. Авылга укып кайткан яшьләрнең күбесе комсомолга кереп кайталар. Аларның һәм авыл укытучыларының авыл яшьләренә йогынтысы зур була. Шуңа күрә 1930 нчы еллар ахырында авылда яшьләрнең активлыгы арта.


Мәгърифәт нуры чәчүче - Нуриәхмәтовлар

Бу педагоглар династиясе Татарстан Республикасы Кукмара районы Чишмәбаш авылында башланган. Алар шәҗәрәдә калын шрифт белән биреләләр. Шәҗәрәдә күрсәтелгән педагоглар күп еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән кешеләр. Бу династиягә Кукмара районы Чишмәбаш авылында яшәгән Динмөхәммәтов Нуриәхмәтнең (1882-1961) балалары нигез сала. Нуриәхмәтнең әтисе Динмөхәммәт һәм бабалары Нигъмәтулла, Гафиятулла, Хадитлар крестьян булганнар, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бу турыда Киров шәһәреннән алынган архив материалларыннан билгеле булды. Архив материалларында XIX гасырда авылда алынган халык саны мәгълүматлары бирелгән. Алар Чишмәбаш (элекке Коллар) авылында яшәгәннәр. Нуриәхмәт абзый үзе дә игенчелек белән шөгыльләнгән. 1929 нче елда колхозлар оеша башлагач, авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул "Динамо" колхозының беренче рәисе була. Заманына күрә белемле Нуриәхмәт абзый һәм Фатыйма апа үзләренең балаларына да белем бирергә тырышалар. Аларның алты баласының дүртесе укытучы һөнәрен сайлый. Мәсрүрә, Закирә, Шакирә һәм Нургалиләр күп еллар Кукмара районының төрле мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия биргәннәр. Хәзер бу эшне аларның балалары һәм оныклары дәвам итә. Алар Россиянең һәм республикабызның төрле мәктәпләрендә эшлиләр. Бу династиягә 23 педагог керә. Хәзер Нуриәхмәтовлар династиясенең гомуми педагогик стажы 500 елга якын. Династиягә түбәндәге педагоглар керә:

Нуриәхмәтова Мәсрүрә (1921- 2001) - Нуриәхмәтнең өченче баласы. 1921 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык мәктәбен тәмамлый. Гаиләдән беренче булып, ул 1939 нчы елда Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1952 нче елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1950 нче елда аны Иске Йорт башлангыч мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Бу мәктәптә ул пенсиягә чыкканчы 25 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли. 1961 нче елда аның тырышлыгы һәм колхоз ярдәме белән яңа мәктәп бинасы сафка баса. Мәктәпнең матди -техник базасын ныгытуга һәм укытуның сыйфатын күтәрүгә зур көч куя. Аңа агитатор, пропагандист, стена газетасы редакторы һәм башка күп төрле җәмәгать эшләре башкарырга туры килә. Педагогик стажы - 36 ел. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чордагы тырыш хезмәте өчен ул медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Мостафина (Нуриәхмәтова) Закирә - Нуриәхмәтнең дүртенче баласы. 1922 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык һәм Кукмара урта мәктәпләрендә укый. 1940 нчы елда Казанда укытучылар институтын (кыска сроклы) тәмамлап, Зур Сәрдек мәктәбендә француз теле укыта башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 нче елда ул мобилизацияләнә. Мәскәү тирәсендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Мәскәү яныннан фашистларны куганнан соң, демобилизацияләнеп туган авылына кайта һәм укытучы булып эшли башлый. Авылда комсомол оешмасын житәкли, күп төрле жәмәгать эшләре башкара. 1943 нче елда өлкә комсомол конференциясендә делегат буларак катнаша. Сугыш тәмамлангач, читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1947-1950 нче елларда Янил башлангыч мәктәбендә укыта. Күп еллар Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Педагогик стажы- 30 ел. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыштан соңгы чордагы тырыш хезмәте өчен ул медальләр һәм Мактау кәгазләре белән бүләкләнә. Закирә апа хәзерге вакытта туган авылы Чишмәбашта яши. Ул мәктәп укучылары белән еш аралаша, үзенең истәлекләре һәм киңәшләре белән бик теләп уртаклаша.

Нуриәхмәтова Шакирә (1928-2006) - Нуриәхмәтнең алтынчы баласы. 1928 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык мәктәбен тәмамлый. 1944 нче елда Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1951 нче елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1954-1959 нче елларда Сәрдекбаш башлангыч мәктәбендә укыта. Күп еллар Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Укытучы булып эшләгәндә күп төрле жәмәгать эшләре башкара. Педагогик стажы- 29 ел. Бөек Ватан сугышы елларындагы сугыштан соңгы чордагы тырыш хезмәте өчен ул медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Шакирә апа- минем әниемнең беренче укытучысы. Ул аларны 1- 2 нче сыйныфларда укыткан.

Нуриәхмәтов Нургали (1926-1996) - Нуриәхмәтнең бишенче баласы. 1926 нчы елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык һәм Кукмара урта мәктәпләрен тәмамлый. 1943 нче елда ул Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. Сугыштан соң ул "Бодо" дигән телеграф аппаратында эшләргә укый. Германиядә, совет гаскәрләре штабы карамагындагы аерым элемтә полкында, телеграфист – бодист булып армиядә хезмәт итә. Алар армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтә тоталар. Тарихи Нюрнберг процессы башлангач, суд процессларын турыдан - туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнаша. Аның турында язучы Ш.Мостафинның "Васыять" исемле китабында (63 нче бит) "Нюрнберг процессында" дигән материал бар. “Процессның барышы турында Туган илгә телеграф аша мәгълүматлар җибәреп торучы сирәк кешеләр арасында тагын бер якташыбыз булганлыгын әле күпләр белми торгандыр. Ул - Кукмара районының Чишмәбаш авылында туып- үскән Нургали Нуриәхмәтов. 17 яшьлек егет 1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алынып, башта автоматчы, аннары элемтәче була. Фашистлар эзәрлекләп Берлинга кадәр барып җитә, аларны үз өннәрендә тукмый.

-... Берлин өчен барган сугышлар вакытында,- дип искә ала Нургали абый, - без 260 аерым элемтә батальоны составында, гаскәрләр арасында элемтәнең нормаль эшләвен тәэмин иттек. 1945 нче елның 1 нче маенда Берлин урамнарында идек инде. Аннан соң да даими элемтә линияләрен төзетүдә, ауган баганаларны утыртуда, өзек чылбырларны ялгауда, Эльба аша яңа линия үткәрүдә эшләдем. Аннан соң мине “Бодо” дигән телеграф аппаратында эшләргә өйрәнү өчен, Германияне оккупацияләгән совет гаскәрләре группасы штабы карамагындагы аерым элемтә полкына укырга җибәрделәр. Укып чыккач, шушы штабта телеграфист - бодист сыйфатында эшли башладым (безгә кадәр монда хатын- кызлар эшләгән, аларны демобилизацияләделәр). Без армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтә тоттык. Нюрнбергта фашистларны хөкем итү башлангач, суд процессы материалларын турыдан- туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнаштым. Армиядәге бу көннәремне үзем өчен гаять истәлекле, бәхетле көннәр дип саныйм... Чөнки безгә Җиңү тантанасын күрергә дә, дөньяны яулап алып, күпләгән халыкларны кол итәргә теләгән фашистлар өстеннән гадел суд барганын Туган илгә шатлана- шатлана хәбәр итәргә дә насыйп булды...

Совет Армиясе сафларында барлыгы 7 ел хезмәт итеп, өлкән телеграфист- сержант Нургали Нуриәхмәтов 1950 нче елда туган якларына кайтып төшә.

Армиядә вакытта ул берничә медальгә, “Хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы”, “Элемтәче - отличник” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Үрнәк хезмәт иткәне өчен Германиядәге Совет гаскәрләре Группасы башкомандующие - армия генералы В. И. Чуйков аны Мактау грамотасы белән бүләкли. Полк байрагы янында фоторәсемгә дә төшерәләр Нургали батырны. Аның шулай ук ВЛКСМ Үзәк комитеты тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы да бар.

Армия сафларында хезмәт иткән чорда Нургали абый үзен оста мәргән буларак та таныта. 1950 нче елның 15 нче июлендә ул, мәсәлән, снайпер винтовкасы белән зур ату ярышларында катнашып, беренче урынны ала һәм баш судья генерал - майор Моргунов тарафыннан кул сәгате һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә...

Җиде ел хезмәт иткәннән соң әрби киемен салгач, Н. Нуриәхмәтов авылда укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Олыяз сигезьеллык мәктәбендә директор, Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбендә директорның укыту эшләое буенча урынбасары булып эшли, Зур Сәрдек урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Дүрт дистә елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Хезмәттәге фидакарьлеге өчен төрле елларда хөкүмәтебез бүләкләренә дә лаек була ул.

Нургали абый минем әтием белән әнием 8 нче сыйныфта укыганда аларның сыйныф җитәкчесе дә була. Аның үткәргән рус теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныф сәгатьләрен, рус теле түгәрәкләрен бүген дә сагынып, яратып, зур хөрмәт белән искә алалар. Ул бик төгәл, миһербанлы, бик белемле, ачык дикцияле, балаларны бик яратучы педагог була. Сугышта, тылда күргәннәре турында да бик мавыктыргыч итеп сөйли. Менә шуларның берсе аның “Хезмәт даны” газетасының 1985 нче елның 51 нче санында чыккан “Онытылмас еллар” дигән мәкаләсе:

“Бөек Ватан сугышы еллары... Авылның сөлектәй ир- егетләре фронтта, фашистларны тукмый. Колхоз эше безнең кебек малайлар, бабайлар һәм хатын-кызлар җилкәсендә. Сугыштан кайтучылар бик сирәк. Әнә аягы яраланып Миңнеәхмәт Хакимҗанов, Мирзегаләм Фәтхрахманов, кулы яраланып Золфулла Мостафин абыйлар кайттылар. Аларның да яралары төзәлеп җитмәгән, бәйләп йөриләр.

Сугыш чорының беренче язы. Апрель ае. Атлар ялда. Аларны авыр эш көтә. Җир сөрү, чәчү атлар көче белән башкарылачак. Без дә атлар янында чуалабыз. Без дигәнем 15- 16 яшьлек малайлар, һәрберебез атлар, сукалар беркетелгән. Атларны кыргычлыйбыз, конюх Миңнемулла абый Зарипов күрмәгәндә кача- поса үз атларыбызга өстәмә печән салабыз. Ул күрсә, шәфкать - мәрхәмәт көтмә. Печән аз калган, бик сак тотарга кирәк. Атлар көр. Әнә Һади тае, Хәсән тае, Писар, Үрдәк ничек уйнаклап утар буенча койрык чәнчеп чабалар.

Сукалар ремонтланып складка тезеп куелган. Ике калаклы сукалар, пар ат җигәчәкбез. Сука калакларын кирпеч кисәкләре белән ышкып, көзге кебек ялтыратабыз. Болай иткәч калакларга балчык ябышмый, атларга да җиңел булыр.

- Сау бул, хуш, малай чак! Без хәзер эш кешеләре, 5 нче бригада йөзенә тап төшермәбез.

Җирләр өлгерде. Пар атларны җигеп җир сөрәбез. Көннәр озын. Көне буе сука артыннан чабып аяклар арый, алҗыта, сука тотып куллар кабара. Караңгы төшеп күзләр күрмәс булгач кына эштән туктыйбыз. Бу сынауны уңышлы үттек. Менә игеннәр өлгерде. Хатын- кызлар бер караңгыдан икенчесенә кадәр уракта. Картлар кибән куя. Без көлтә кертәбез. Кайбер хатын- кызларга да ат җигәргә туры килә. Әнә Зәйтүнә, Һәдия апалар да ат җиккәннәр. Ашлык сугу, көлтә ташу, элеваторга ашлык илтү кыш буе дәвам итте. Кар мул булды ул елны. Шуңа күрә басудагы кибәннәрне кар күмгән. Атлар карга бата - чума йөриләр. Кайберсе бата да ята. Озак тоткарланырга ярамый. Ерак басудан 6 юл көлтә алып кайту бурычы куелган. Норманы һичшиксез үтисе. Тырыша торгач, атларны торгызып, юлга чыгабыз. Көлтә төяүчеләргә дә кыен. Ә алар - Шәмсебану апа, Гыйззәт бабай түзәләр, зарланмыйлар. Болар өстенә суык үзәккә үтә. Төкерек җиргә төшкәнче ката. Өс - башта да юньле кием юк. Аякта ыштыр, чабата. Өстә әтиләрдән, абыйлардан калган киемнәр.

Менә ындыр табагы. Монда да эш кызу. Әнә суктыргыч машина. Аны алты ат хәрәкәткә китерә. Атларны, әйләнә буйлап, бездән яшьрәк малайлар куа. Машинаның күп тешле цилиндр сыман барабаны зур тизлектә әйләнә. Ул көлтәләрне йотып ала да “пух-пах” итеп пошкырып чыгара. Саламын берничә хатын-кыз тырмалап ала, ашлыгын суыргыч машинага илтәләр. Суктыргыч машина янында җыйнак гәүдәле, чибәр генә бер апа басып тора. Ул - барабанчы - машинист Миңнебикә Шакирова. Аның маңгаеннан тир ага, битен тузан каплаган, тешләре белән күзләре генә ялтырый. Бер көнне авылга кайгылы хәбәр таралды. Машинаның барабаны ычкынып, Миңнебикә апаның башына бәргән. Ул үлде. Моңа кадәр дә инде сугышта һәлак булучылар турында хәбәрләр килеп авыл халкын кайгыга сала иде. Бу исә кайгы өстенә кайгы булды.

Сугыш, сугыш... Күпме кайгы - хәсрәт китерде ул.

1943 нче елның җәендә безне дә военкоматка чакырдылар. Комиссия үттек. 17 яшьлек егетләр яу кырына чыгып китәргә повестка алдык. Китәр алдыннан гармунчы Вакыйф Сәләхов урам әйләндерде. Музыка, җырны бик тә ярата иде ул. Китәр көн дә җитте.

Без урамнан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Дөнья хәлен белеп булмый,

Сау булыгыз туганнар.

Авыл урамнарына җыр тарала. Дошманны җиңеп кайтачагыбызга өметебез зур.

- Сау булыгыз, авылдашлар! Без дошманны җиңеп кайтырбыз. Ләкин барыбызга да исән - имин кайту насыйп булмаган икән. Безнең яшьтәшләрдән Мәхмүт Мусин, Сәгыйдулла Хәлиуллин һәм башка бик күпләр сугыш кырында ятып калдылар. Авыр яраланып кайтучылар да күп булды. Без, исән калганнар, сугышның кырыс давыллары аша үтеп, 6- 7 ел хезмәт итеп туган якка әйләнеп кайттык”.

Нургали абыйның эшен уллары дәвам итә. Олы улы Ильяс КДПИ тәмамлап, күп еллар Түбән Кама шәһәренең беренче номерлы гимназиясендә география фәнен укыта. Уртанчы улы Илдус Мәскәү радиотехника институтын тәмамлап, Мәскәүдә элемтә системасында эшли, әтисенең хәрби хезмәттәге һөнәрен дәвам итә. Төпчек улы Марсель Ижау шәһәрендә тимер юл тармагында эшли.

Нургали абый 1996 нчы елда 70 яшендә каты авырудан соң вафат булды.

Исхакова Дилбәрия (1926-1999) - Нургалинең хатыны. Укытучылар институтын тәмамлап, Олыяз һәм Зур Сәрдек урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытты. Педагогик стажы - 34 ел.

Мостафин Илдар (1945-1986) - Закирәнең улы. 1945 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек урта мәктәбен һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1964-1967 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Педагогик эшчәнлеген 1964 нче елда Зур Сәрдек урта мәктәбендә физика укытучысы буларак башлый. 1970 нче елдан Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли, ул минем әниемнең 3 нче сыйныфта укытучысы була. 1974 нче елда Чишмәбаш башлангыч мәктәбе өчен яңа бина эшләтә. Мәктәп янында бакча һәм спорт мәйданчыгы ясый. Мәктәп коллективы 1970 нче елларда Татарстан Укытучылар белемен күтәрү институты галимнәре белән берлектә укыту-тәрбия процессын камилләштерү максатында фәнни-эксперименталь эш алып бара. Укыту- тәрбия процессындагы уңышлары өчен ул "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы"дигән мактаулы исемгә һәм күп Мактау кәгазьләренә лаек була. Авылда күп төрле җәмәгать эшләре башкара. Педагогик стажы - 18 ел. 1986 нчы елда фаҗигале төстә һәлак була.

Мостафина Фәния (1946 нчы елгы) - Илдарның хатыны, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. Күп еллар Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Педагогик стажы- 34 ел. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Ахкямова Илсөяр (1947 нче елгы) - Закирәнең кызы. Зур Сәрдек урта мәктәбендә укый. Казан педагогия училищесын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Зур Сәрдек һәм Чишмәбаш балалар бакчасында тәрбияче һәм мөдир булып эшли. Түбән Кама шәһәрендә гимназиядә география укыта. Соңыннан шушы районның мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Тырыш хезмәте өчен "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исемгә лаек була. Педагогик стажы- 35 ел. Хәзер пенсиядә, Түбән Кама шәһәрендә яши.

Хаммадиева Гөлсияр (1958 нче елгы) - Закирәнең икенче кызы. Зур Сәрдек урта мәктәбендә укый. Арча педагогия училищесын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлады. Педагогик эшчәнлеген Зур Сәрдек урта мәктәбендә башлангыч классларда укытучы булып башлый. Хәзер Алабуга шәһәрендә гимназиядә география фәнен укыта. Педагогик стажы- 26 ел. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Ахкямова Чулпан - Илсөярнең кызы. КДУның көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый. Түбән Кама муниципаль институтында татар һәм гарәп телләрен укыта. Педагогик стажы - 12 ел. Аспирантурада укый.

Ахкямова Илгизә - Илсөярнең икенче кызы. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Түбән Кама шәһәренең 17 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Хәзер Түбән Кама муниципаль институтында укытучы булып эшли. Педагогик стажы - 7 ел.

Хаммадиева Ландыш - Гөлсиярнең кызы. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетының соңгы курсында укый. Булачак педагог җәйге каникул чорында ул берничә ел укучыларның хезмәт һәм ял лагерында тәрбияче булып эшләгән.

Шәмсетдинов Заһит - Шакирәнең улы. 1955 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек урта мәктәбен һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1973-1975 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Педагогик эшчәнлеген 1980 нче елда Зур Сәрдек урта мәктәбендә география укытучысы буларак башлый. 1991- 2009 нчы елларда шушы мәктәптә директорның укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. 2000 нче елда районда үткәрелгән "Ел укытучысы" конкурсында җиңүче була, республика конкурсында катнаша. Тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек була. Педагогик стажы- 29 ел.

Шәмсетдинова Фәридә (1961 нче елгы) - Заһитнең хатыны. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Сәрдекбаш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Хәзер Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укыта. Педагогик стажы- 24 ел.

Хөснетдинова Заһидә (1956 елгы) - Шакирәнең кызы. Казан педагогия училищесын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Чишмәбаш балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Бүгенге көндә Түбән Камада 74 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Педагогик стажы 35 ел.

Шәмсетдинова Фәния - Шакирәнең икенче улы Замилнең хатыны. Замил үзе врач. Хатыны Фәния Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Хәзер Лениногорск районы Бәкер башлангыч мәктәбендә укытучы. Педагогик стажы - 11 ел.

Нуриәхмәтов Ильяс (1954 нче елгы) - Нургалинең улы. Зур Сәрдек урта мәктәбен һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1972-1974 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Педагогик эшчәнлеген 1979 нчы елда Кукмара районы Село Чура урта мәктәбендә химия укытучысы буларак башлый. Хәзер Түбән Кама шәһәренең 1 нче гимназиясендә география укыта. Тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Педагогик стажы- 32 ел.

Нуриәхмәтова Наилә (1954 нче елгы) - Ильясның хатыны. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген 1979 нчы елда Кукмара районы Село Чура урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Хәзер Түбән Кама шәһәрендә 29 нчы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Педагогик стажы - 31 ел.

Шафигуллина Дамира (1953 нче елгы) - Нуриәхмәтнең икенче баласы Асиянең кызы. Киров дәүләт педагогия институтының физик тәрбия бүлеген тәмамлый. Зур Сәрдек һәм Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә физкультура укыта. Хәзер Нефтюганск шәһәрендә спорт- мәктәптә тренер булып эшли. Педагогик стажы - 35 ел.

Шәфигуллина Әлфира (1954 нче елгы) - Асиянең өченче кызы. Казан педагогия училищесын тәмамлый. Чишмәбаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Педагогик стажы - 9 ел.

Гыйззәтуллина Рамилә - Дамираның кызы. КДУның тарих факультетын тәмамлый. Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Педагогик стажы - 2 ел.

Харисов Марат - Асиянең олы кызы Венераның улы. Түбән Кама химия технология институтын тәмамлаган, хәзер шунда укыта. Педагогик стажы - 4 ел.

Харисова Альмира - Венераның олы улы Робертның хатыны. КДПИ тәмамлаган. Түбән Кама районы Красный Ключ урта мәктәбендә информатика укыта. Педагогик стажы - 11 ел.

Бу династиягә киләчәктә дә укытучылар өстәлер дигән ышаныч бар. Хәзерге вакытта шушы династия вәкиле Заһитнең улы Динар КДУның тарих факультетында, кызы Динә филология факультетында, Гөлсиярнең улы Руслан Алабуга дәүләт педагогия институтының технология факультетында белем алалар.Йомгаклау

Чыннан да, Чишмәбаш бай тарихлы, тирә- юньгә даны таралган авыл. XV гасыр ахыры XVI гасыр башларыннан килгән тарихы бар. Авыл тарихында мәгърифәт, мәчет- мәдрәсәләр тарихы аерым бер урын алып тора.

Хезмәтемнең зур өлешен Нуриәхмәтовлар династиясенә багышланган. Бу нәсел Чишмәбаш авылында гына түгел, ә Татарстан Республикасы тарихында да тирән эз калдырган шәхесләр. Бу династиянең башында торган Мәсрүрә, Закирә, Шакирә апа, Нургали абыйларның эшен бүген яңа буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. Хәзер бу династия вәкилләре Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә мәгърифәт өлкәсендә эшләүләрен дәвам итәләр.

1974 нче елда Илдар абый салдырган мәктәптә бик күп күренекле шәхесләргә белем нигезләре бирелгән. 2008 нче елдан Чишмәбаш башлангыч мәктәбе заманча итеп төзелгән яңа бинада эшли башлады. Мәктәпткә Илдар абый хөрмәтенә истәлек тактасы куелган. Мин, әниемнең туган авылы булган Чишмәбашның күренекле шәхесләре, якты йөзле, кункчыл халкы, бай тарихы белән горурланам.

Файдаланылган әдәбият


  1. Гыйльманов Җ.И., Мөхәррәмов М.К., Смыков Ю.И., Халиков А. Х., Хасанов Х.Х. Татарстан АССР тарихы. - Казан, 1970.

  2. Зур Сәрдек авылы муницпипаль белем бирү учреждениесе- гимназиясендәге музей материаллары.

  3. Малмыж музеенда сакланган XIX гасырда халык санын алу мәгълүматлары.

  4. Мостафин Ш. Васыять.- Казан, 1994.

  5. Мостафин Ш. Васыять.- Казан, 1994.

  6. Нургалиева Лилия. Бер истәлек. /Хезмәт даны.- 1998.

  7. Нуриәхмәтов Н. Д. Онытылмас еллар./ Хезмәт даны. - 1985, № 51.

  8. Саттаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган. - Казан, 1989.

  9. Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. - М., 1991.

  10. Шмейэр Л. Полтыш- князь черемисский. Малмыжский край. - Йошкар- Ола, 2003.

страница 1


скачать

Другие похожие работы: