Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Аш- буҗи авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе Эзләнү эше
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Аш- Буҗи авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
Эзләнү эше
Бөек Ватан сугышында катнашкан
якташ укытучылар
| Эшләделәр: 4 нче сыйныф укучылары Маннапова Захидә, Хазиева Миләүшә Җитәкче: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Вәлиуллина Л. В. |
2010 –
Без Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларны ачыкладык. Аларның биографияләрен, сугышчан юлларын өйрәндек. Бу язмабыз вафат булган ветераннарның якты истәлегенә багышлана.
Бүгенге көндәМостафина Закирә апа, Әхмәтшин Гаян абый исән - саулар. Бәхетле гомер кичерәләр.
Галиева Мансура Гали кызы
Галиева Мансура Гали кызы -1921 нче елның 12 нче августында Кукмара районы Арпаяз авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 5 бала үсәләр. Мансура апа төпчек бала була. Ул 1929 нчы елда Арпаяз авылындагы мәктәпкә укырга керә. Бу гарәп алфавиты латин алфавитына алмаштырылган еллар була. Мансура “Яңалиф”ны үзләштерә. 1937 нче елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлап, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Училищены 1939 нчы елда тәмамлый. Хезмәт юлын Әсән – Елга башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1940 – 1941 нче уку елында Туеш мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. Хезмәтенә дә, белеменә дә куанып эшли башлагач, яшьлеге чәчәк аткан вакытта ил өстенә кара яу килә. Шунда хезмәт биографиясе өзелеп, аның биографиясенә фронт елъязмасы языла башлый.
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә таба
Суза хәзер шакшы кулларын.
Явыз дошман килә ил өстенә
Ил байлыгын талап җыярга.
Алып килә канлы палачларын
Халкыбызның канын коярга.
Мансура апа 1942 елның 6 нчы июнендә сугышка китә. Алар барысы 120 кыз Ярославль шәһәренә килеп урнашалар. Немецлар ул шәһәрне яңа гына җимереп, яндырып, талап киткән булалар. Аларны бер подвалда 1 ай буе яралыларны карарга, шәфкать туташы һөнәренә өйрәтәләр. Немецлар шәһәрне берөзлексез бомбага тоталар, яндыралар, җимерәләр. Бик күп авырлыклар күргәннән соң немецлар чигенә башлый.
Мансура апа Смоленск фронтында 186 нчы запастагы полкның 43 нче командасында медсанбатта рядовой кызылармеец булып хезмәт итә. Фронттан яралыларны ташып кына торалар. Алар кабул итеп, яраларын бәйләп, дәвалап, ашатып шәһәр госпиталенә озаталар. Яхшы эшләгәне өчен шул ук елның октябрь аенда Мансура апага 32 нче бригадасында шәфкать туташы булып эшләргә дип боерык бирелә.
Смоленск урманнары бик куе. Кыр госпитале бик нык маскировать ителгән була. Көндез дә, төнлә дә немец самолетлары өзлексез бомбага тотып торалар. Башта алар бик нык курыкканнар, соңыннан ияләнгәннәр. Фронт якын: бер яктан – 15 км, икенче яктан – 19 км. Ир – егетләр немецлар урнашкан шәһәрләргә, авылларга разведкага баралар. Аннан “тел” алып кайталар, немецлар йөри торган күперләрне шартлаталар, авылларны яндыралар. Немецлар авылларны, шәһәрләрне бомбага тотып чигенә башлый. Безнекеләр алга бара.
Мансура апага 1943 нче елның 7 нче ноябрендә разведкага барырга туры килә һәм шунда яралана. Аны Рязань госпиталенә озаталар. Госпитальдә 7 нче ноябрьдән 22 нче ноябрьгә кадәр ята. 1943 елның 26 нчы декабрендә сугыштан кайта. Кайтып ике ай торганнан соң военкоматтан яңадан сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Ләкин гаилә хәле авыр булу сәбәпле, сугышка бармыйча кала. Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен аның хезмәтен югары бәяләделәр:
Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” , Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50, 55 еллыкларына медальләр, “Хезмәт ветераны” медале
Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Саласыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл – киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
Укытучы, Сезгә сабырлыклар
Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.
Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын
Мактаулы зур юлларда.
Сугыштан кайткач ул үзенең яраткан эшен дәвам итә. Берничә ай Арпаязда, Туешта, Әсән – Елгада, 30 ел Адай башлангыч мәктәбендә директор һәм укытучы булып эшли. 40 ел укытып, 1979 елда лаеклы ялга чыга.
Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара: агитатор, гомере буе пропагандист, партоешма секретаре, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу өчен генә дә озын исемлек кирәк булыр иде. Ә аның һәр елында, һәр көнендә никадәр киеренке хезмәт ята! Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар.
17 яшь тулар – тулмас борын
Ил язмышын иңгә салдык без.
Кулга корал тотып, нәфрәт белән,
Дошманнарга каршы бардык без
Тормыш иптәше Хаҗиәхмәтов Гыйльмөхәммәт Хаҗиәхмәт улы. Ул да Бөек Ватан сугышы ветераны. Гыйльмөхәммәт абый Ленинград камалышын өзүдә, Литва, Латвия, Эстония, Чехославакия, Венгрияне азат итүдә катнаша.
Бөек Җиңүне Австриянең башкаласы Вена шәһәрендә каршылый. Бергәләшеп, иңгә иң куеп 53 ел бергә гомер кичерәләр. 3 кыз, 1 ул үстерәләр.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Мансура апа Галиева 2000 елны авыр чирдән үлеп китә.
Аның һөнәрен кызы Дамира апа дәвам итә. Ул да хезмәтен яратып, әнисенә тиң булырлык итеп эшләргә тырыша.
Хатын – кыз укытучылар сугыш чорының авыр сынауларын кыю үткәннәр. Алар югары аңлылык һәм иҗтимагый – политик активлык үрнәкләре күрсәтеп, Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Киләчәкнең зур сүрәтен
Ясыйсы килә безнең.
Җырдан гөрләвен телибез
Әйләнә – тирәбезнең.
Мостафина Закирә Нуриәхмәт кызы
Мостафина (Нуриәхмәтова) Закирә гаиләдә дүртенче бала булып 1922 нче елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык һәм Кукмара урта мәктәпләрендә укый. 1940 нчы елда Казанда укытучылар институтын (кыска сроклы) тәмамлап, Зур Сәрдек мәктәбендә француз теле укыта башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 нче елда ул мобилизацияләнә. Мәскәү тирәсендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Мәскәү яныннан фашистларны куганнан соң, демобилизацияләнеп туган авылына кайта һәм укытучы булып эшли башлый. Авылда комсомол оешмасын житәкли, күп төрле жәмәгать эшләре башкара. 1943 нче елда өлкә комсомол конференциясендә делегат буларак катнаша. Сугыш тәмамлангач, читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1947-1950 нче елларда Янил башлангыч мәктәбендә укыта. Күп еллар Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Педагогик стажы- 30 ел. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыштан соңгы чордагы тырыш хезмәте өчен ул медальләр һәм Мактау кәгазләре белән бүләкләнә. Закирә апа хәзерге вакытта туган авылы Чишмәбашта яши. Ул мәктәп укучылары белән еш аралаша, үзенең истәлекләре һәм киңәшләре белән бик теләп уртаклаша.
Нуриәхмәтов Нургали Нуриәхмәт улы
Нуриәхмәтов Нургали (1926-1996) - Нуриәхмәтнең бишенче баласы. 1926 нчы елда Чишмәбаш авылында туа. Зур Сәрдек жидееллык һәм Кукмара урта мәктәпләрен тәмамлый. 1943 нче елда ул Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. Сугыштан соң ул "Бодо" дигән телеграф аппаратында эшләргә укый. Германиядә, совет гаскәрләре штабы карамагындагы аерым элемтә полкында, телеграфист – бодист булып армиядә хезмәт итә. Алар армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтә тоталар. Тарихи Нюрнберг процессы башлангач, суд процессларын турыдан - туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнаша. Аның турында язучы Ш.Мостафинның "Васыять" исемле китабында (63 нче бит) "Нюрнберг процессында" дигән материал бар. “Процессның барышы турында Туган илгә телеграф аша мәгълүматлар җибәреп торучы сирәк кешеләр арасында тагын бер якташыбыз булганлыгын әле күпләр белми торгандыр. Ул - Кукмара районының Чишмәбаш авылында туып- үскән Нургали Нуриәхмәтов. 17 яшьлек егет 1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алынып, башта автоматчы, аннары элемтәче була. Фашистлар эзәрлекләп Берлинга кадәр барып җитә, аларны үз өннәрендә тукмый.
“... Берлин өчен барган сугышлар вакытында,- дип искә ала Нургали абый, - без 260 аерым элемтә батальоны составында, гаскәрләр арасында элемтәнең нормаль эшләвен тәэмин иттек. 1945 нче елның 1 нче маенда Берлин урамнарында идек инде. Аннан соң да даими элемтә линияләрен төзетүдә, ауган баганаларны утыртуда, өзек чылбырларны ялгауда, Эльба аша яңа линия үткәрүдә эшләдем. Аннан соң мине “Бодо” дигән телеграф аппаратында эшләргә өйрәнү өчен, Германияне оккупацияләгән совет гаскәрләре группасы штабы карамагындагы аерым элемтә полкына укырга җибәрделәр. Укып чыккач, шушы штабта телеграфист - бодист сыйфатында эшли башладым (безгә кадәр монда хатын- кызлар эшләгән, аларны демобилизацияләделәр). Без армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтә тоттык. Нюрнбергта фашистларны хөкем итү башлангач, суд процессы материалларын турыдан- туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнаштым. Армиядәге бу көннәремне үзем өчен гаять истәлекле, бәхетле көннәр дип саныйм... Чөнки безгә Җиңү тантанасын күрергә дә, дөньяны яулап алып, күпләгән халыкларны кол итәргә теләгән фашистлар өстеннән гадел суд барганын Туган илгә шатлана- шатлана хәбәр итәргә дә насыйп булды...”
Совет Армиясе сафларында барлыгы 7 ел хезмәт итеп, өлкән телеграфист - сержант Нургали Нуриәхмәтов 1950 нче елда туган якларына кайтып төшә.
Армиядә вакытта ул берничә медальгә, “Хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы”, “Элемтәче - отличник” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Үрнәк хезмәт иткәне өчен Германиядәге Совет гаскәрләре Группасы башкомандующие - армия генералы В. И. Чуйков аны Мактау грамотасы белән бүләкли. Полк байрагы янында фоторәсемгә дә төшерәләр Нургали батырны. Аның шулай ук ВЛКСМ Үзәк комитеты тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы да бар.
Армия сафларында хезмәт иткән чорда Нургали абый үзен оста мәргән буларак та таныта. 1950 нче елның 15 нче июлендә ул, мәсәлән, снайпер винтовкасы белән зур ату ярышларында катнашып, беренче урынны ала һәм баш судья генерал - майор Моргунов тарафыннан кул сәгате һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә...
Хәрби киемен салгач, Н. Нуриәхмәтов авылда укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Дүрт дистә елдан артык гомерен балалар белән эшләүгә багышлый ветеран. Хезмәттәге фидакарьлеге өчен төрле елларда хөкүмәтебез бүләкләренә дә лаек була ул”.
Аның укучылары бүген дә ул үткәргән рус теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныф сәгатьләрен, рус теле түгәрәкләрен бүген дә сагынып, яратып, зур хөрмәт белән искә алалар. Ул бик төгәл, миһербанлы, бик белемле, ачык дикцияле, балаларны бик яратучы педагог була. Сугышта, тылда күргәннәре турында да бик мавыктыргыч итеп сөйли. Менә шуларның берсе аның “Хезмәт даны” газетасының 1985 нче елның 51 нче санында чыккан “Онытылмас еллар” дигән мәкаләсе:
“Бөек Ватан сугышы еллары... Авылның сөлектәй ир- егетләре фронтта, фашистларны тукмый. Колхоз эше безнең кебек малайлар, бабайлар һәм хатын-кызлар җилкәсендә. Сугыштан кайтучылар бик сирәк. Әнә аягы яраланып Миңнеәхмәт Хакимҗанов, Мирзегаләм Фәтхрахманов, кулы яраланып Золфулла Мостафин абыйлар кайттылар. Аларның да яралары төзәлеп җитмәгән, бәйләп йөриләр.
Сугыш чорының беренче язы. Апрель ае. Атлар ялда. Аларны авыр эш көтә. Җир сөрү, чәчү атлар көче белән башкарылачак. Без дә атлар янында чуалабыз. Без дигәнем 15- 16 яшьлек малайлар, һәрберебез атлар, сукалар беркетелгән. Атларны кыргычлыйбыз, конюх Миңнемулла абый Зарипов күрмәгәндә кача- поса үз атларыбызга өстәмә печән салабыз. Ул күрсә, шәфкать - мәрхәмәт көтмә. Печән аз калган, бик сак тотарга кирәк. Атлар көр. Әнә Һади тае, Хәсән тае, Писар, Үрдәк ничек уйнаклап утар буенча койрык чәнчеп чабалар.
Сукалар ремонтланып складка тезеп куелган. Ике калаклы сукалар, пар ат җигәчәкбез. Сука калакларын кирпеч кисәкләре белән ышкып, көзге кебек ялтыратабыз. Болай иткәч калакларга балчык ябышмый, атларга да җиңел булыр.
- Сау бул, хуш, малай чак! Без хәзер эш кешеләре, 5 нче бригада йөзенә тап төшермәбез.
Җирләр өлгерде. Пар атларны җигеп җир сөрәбез. Көннәр озын. Көне буе сука артыннан чабып аяклар арый, алҗыта, сука тотып куллар кабара. Караңгы төшеп күзләр күрмәс булгач кына эштән туктыйбыз. Бу сынауны уңышлы үттек. Менә игеннәр өлгерде. Хатын- кызлар бер караңгыдан икенчесенә кадәр уракта. Картлар кибән куя. Без көлтә кертәбез. Кайбер хатын- кызларга да ат җигәргә туры килә. Әнә Зәйтүнә, Һәдия апалар да ат җиккәннәр. Ашлык сугу, көлтә ташу, элеваторга ашлык илтү кыш буе дәвам итте. Кар мул булды ул елны. Шуңа күрә басудагы кибәннәрне кар күмгән. Атлар карга бата - чума йөриләр. Кайберсе бата да ята. Озак тоткарланырга ярамый. Ерак басудан 6 юл көлтә алып кайту бурычы куелган. Норманы һичшиксез үтисе. Тырыша торгач, атларны торгызып, юлга чыгабыз. Көлтә төяүчеләргә дә кыен. Ә алар - Шәмсебану апа, Гыйззәт бабай түзәләр, зарланмыйлар. Болар өстенә суык үзәккә үтә. Төкерек җиргә төшкәнче ката. Өс - башта да юньле кием юк. Аякта ыштыр, чабата. Өстә әтиләрдән, абыйлардан калган киемнәр.
Менә ындыр табагы. Монда да эш кызу. Әнә суктыргыч машина. Аны алты ат хәрәкәткә китерә. Атларны, әйләнә буйлап, бездән яшьрәк малайлар куа. Машинаның күп тешле цилиндр сыман барабаны зур тизлектә әйләнә. Ул көлтәләрне йотып ала да “пух-пах” итеп пошкырып чыгара. Саламын берничә хатын-кыз тырмалап ала, ашлыгын суыргыч машинага илтәләр. Суктыргыч машина янында җыйнак гәүдәле, чибәр генә бер апа басып тора. Ул - барабанчы - машинист Миңнебикә Шакирова. Аның маңгаеннан тир ага, битен тузан каплаган, тешләре белән күзләре генә ялтырый. Бер көнне авылга кайгылы хәбәр таралды. Машинаның барабаны ычкынып, Миңнебикә апаның башына бәргән. Ул үлде. Моңа кадәр дә инде сугышта һәлак булучылар турында хәбәрләр килеп авыл халкын кайгыга сала иде. Бу исә кайгы өстенә кайгы булды.
Сугыш, сугыш... Күпме кайгы - хәсрәт китерде ул.
1943 нче елның җәендә безне дә военкоматка чакырдылар. Комиссия үттек. 17 яшьлек егетләр яу кырына чыгып китәргә повестка алдык. Китәр алдыннан гармунчы Вакыйф Сәләхов урам әйләндерде. Музыка, җырны бик тә ярата иде ул. Китәр көн дә җитте.
Без урамнан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз туганнар.
Авыл урамнарына җыр тарала. Дошманны җиңеп кайтачагыбызга өметебез зур.
- Сау булыгыз, авылдашлар! Без дошманны җиңеп кайтырбыз. Ләкин барыбызга да исән - имин кайту насыйп булмаган икән. Безнең яшьтәшләрдән Мәхмүт Мусин, Сәгыйдулла Хәлиуллин һәм башка бик күпләр сугыш кырында ятып калдылар. Авыр яраланып кайтучылар да күп булды. Без, исән калганнар, сугышның кырыс давыллары аша үтеп, 6- 7 ел хезмәт итеп туган якка әйләнеп кайттык”.
Нургали абый хатыны Дилбәрия апа белән 3 ул үстерделәр. Ул 1996 нчы елда Чишмәбаш авылында вафат булды.
Әхмәтшин Гаян Гариф улы
Әхмәтшин Гаян Гариф улы 1923 нче елның 15 нче апрелендә Кукмара районы Мәчкәрә авылында туа. 1937 нче елда җиденче сыйныфны тәмамлый һәм Зеленодольск шәһәрендә ФЗУ мәктәбенә укырга керә. 1939 нчы елда слесарь- инструментальщик һөнәрен үзләштерә. 1940 нчы елда Кукмара МТС на слесарь булып эшкә урнаша. 1942 нче елның февралендә армиягә алына. 1942 нче елда Сталинград янында барган сугышларда алар камалышта калалар һәм немецларга әсирлеккә төшәләр. Әсирлектән аларны татар легионына алалар. Легионда Гаян абый эшче ротасына эләгә. Ул төрле бизәү эшләрендә катнаша. Культура бүлмәсендә татар тарихын чагылдырган экспонатлар, рәсемнәр ясауда катнаша. Күрше бүлмәдәге капелла артистлары Р. Хисаметдинов, Г. Курмаш, Дим Алишевны (Гәрәф Фәертдиновны) яхшы белә.
Берлиндагы “Идел- Урал” комитетыннан легионга килгән пропагандистлар арасыннан Гумеров (М. Җәлил) белән күрешеп сөйләшергә насыйп була Гаян абыйга. 1944 нче елда Гаян абыйлар бер төркем легионерлар белән Совет Армиясе офицеры Әмир Үтәшев җитәкчелегендәге Франция партизаннарына кушыла. Алар немецларны коралсызландыралар һәм легионерлар азат ителәләр. 1945 нче елның августында алар туган илләренә кайталар. 1947 нче елга кадәр ул Совет Армиясендә хезмәт итә.
1947 нче елда демобилизацияләнә һәм туган авылы Мәчкәрәгә кайта. Ятим балалар йортында хезмәт инструкторы булып эшкә урнаша. 1948 нче елдан аны милициягә чакыра башлыйлар, ә 1949 нчы елның 22 нче декабрендә кулга алалар. Әсирлектә булуына сылтау итеп аны 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Аңа 6 ел 11 ай утырырга туры килә. 1955 нче елның 17 нче сентябре Указы нигезендә амнистиягә эләгә һәм 20 нче сентябрьдән азат ителә. Азат ителгәннән соң ул Зур Сәрдек урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшкә урнаша. Хезмәт мастерскоен җиһазлауда, йөзләрчә малайларны хезмәткә өйрәтүдә, кабинетларны җиһазлауга зур хезмәт куя.
Мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Гаян Ахметшинга Мәгариф отличнигы дигән исем бирелә. Мәктәптә 30 ел эшләп ул 1985 нче елда лаеклы ялга китә.
Сугыш ветераны исемен Гаян Ахметшин Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан гына алуга ирешә. Хәзерге вакытта ул Зур Сәрдек авылында яши.
Мостафин Рәшит Борһан улы
1912- 1989
Мостафин Рәшит Борһан улы 1912 нче елның 29 нчы февралендә Кукмара авылында (хәзерге Кукмара бистәсе) туа. Аларның гаиләсе 1920 нче елның җәендә Зур Сәрдек авылына күчеп кайта. 1932 нче елдан 1939 нчы елга кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1939 нчы елдан Зур Сәрдек мәктәбендә эшли башлый. 1941- 45 нче елларда офицер булып сугышта катнаша. 1946 нчы елдан 1972 нче елга кадәр Зур Сәрдек мәктәбендә физика- математика фәннәрен укыта. Сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. Рәшит абый математика, физика дәресләрен тормышыбыздагы мисалларга бәйләп, ихластан укытты. Ул һәр укучынының күңеленә үтеп керерлек итеп аңлатырга омтылды. Рәшит абый Мостафин турында “Хезмәт даны” газетасында Җ. Б. Хөсәеновның “Җуелмаска калган хәтердә” дигән мәкаләсе дә басылды. “...Сугыш минем хәтердә иң беренче Рәүф һәм Фәрит абыйларымның исемнәренә бәйләнеп килеп керде. Бик кечкенә чагымда ук әни әйткәне истә калган: “Алар сугышта беттеләр”. Каберләре дә билгесез, кайда, ниди җирләрдә соңгы сулышларын алганнар, язмыш җепләре кайда өзелүләре турында хәбәрләр юк. Аларның әти- әниләренә бик авыр хәсрәт булган бу хәл.
Бабам Борһанетдин белән әбием өч ул һәм дүрт кыз үстергәннәр. Улларының өчесе дә сугышка китә. Рәүф абый 1905 нче елгы. Сугышның беренче айларыннан ук хәбәрсез югалган. Фәрит абый 1920 нче елда туа, сугыш алдыннан армиягә алына һәм очучылар мәктәбен тәмамлый. “Исән булсак хаттан өзмәбез”,- дигән сүзле хатлары килде. Бу хатлары икесенең дә соңгы хатлары иде.
Минем әнием Әминәнең аңардан ике яшькә кечерәк энесе Рәшит абый сугышның беренче сәгатьләреннән үк фронтка китә. 1946 нчы елда гына өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайткан Рәшит абыйныфң язмаган урыны, эзләтмәгән җире калмады. Ни аяныч, каберләрен дә белә алмадык. Менә шул өч улның уртанчысы булган Рәшит абыйга сугыштан исән кайту бәхете тия.
Рәшит абый 1989 нчы елда 77 яшендә вафат булды. Инде менә Җиңүгә 55 ел тулу көннәре якынайганда абыем турында истәлекләр күңелдә яңара.
Рәшит абый үзенә Җиңү көнен исән каршылау насыйп булуга, тыныч тормышка куанып, аның кадерен белеп, тормышның кыенлыкларына уфтанмый, зарланмый яшәде һәм эшләде.
Ул бик кечкенәдән үк төрле техника һәм җайланмалар белән кызыксына, аларны ясый, өйрәнә.
1925 нче елда авылда беренчеләрдән булып детекторлы радиоалгыч кора. “Радио баганасына әтием ат бәйләгәч, багана ауган, Рәшит тәгәри- тәгәри елады”,- дип искә ала иде әнием. Сугыштан җиңүче булып кайтса да, табигате белән җимерергә түгел, төзергә ярата иде абыем.
Иң беренчеләрдән булып үзе эшләгән акчасына велосипед сатып алды. Сугышка кадәр ук бу төбәктә беренче булып Ковров шәһәрендә эшләнгән мотоциклны ул иярли.
Сугыштан соң батарея белән эшли торган “Искра” радиоалгычы бары Рәшит абыйларда иде. Авылда беренче электр лампочкасы Рәшит абый өен яктыртты. Лампочканы туендыручы аккумуллятор батареяларына токны 6 м биеклеккә беркетелгән җил чарыгы әйләндерә торган динамо бирә иде. Шулай итеп, ул 50 нче еллар башында ук өен электрлаштырды. Табигатькә зыянсыз иң чиста энергиядән файдаланып күрсәтте. Авылда беренче булып мунчага душ, такта шомарту һәм кырын алу җайланмасын корды, өйне дә агачны экономияле тотып эшләде. Безнең як агач эше осталарының өй салганда агачны экономияле тотулары Рәшит абыйдан килә булса кирәк. Чөнки авылымнан балта осталарының күбесе Рәшит абый шәкертләре.
Ул сугыштан соң пенсиягә чыкканчы мәктәптә математика һәм физика фәннәрен укытты. Бик күп өлкән кешеләр аның дәресләрен сагынып искә алалар.
Һәр эшне төптән уйлап эшләүче, үз тәҗрибәсе белән теләп уртаклашучы, ярдәмчел, эзләнүчән, тырыш кеше иде ул.
Минем үземнең Рәшит абыйның безне- бер төркем мәктәп укучыларын Казанга экскурсиягә алып баруы истә калган. Казан дәүләт опера һәм балет театрында “Севостопольский вальс” дигән оперетта караганыбыз истә. Анда төп рольне Азат Аббасов һәм Фәхри Насретдинов уйнавы исә калган.
Рәшит абый су көче әйләндерә торган роторлы электр станциясе кору өстендә эшләде, күп төрле вариантларны сынап карады. Буш яткан тау битендә менә дигән алма бакчасы үстерде.
Пенсиягә чыккач та тик тормады. Авылда беренче булып полиэтилен пленкалы зур теплица корып кыяр үстереп күрсәтте. Авылда беренчеләрдән булып “Җигули” машинасында җилдерде. Кышкы салкын буранда да, язгы- көзге пычракта да кайтырга- китәргә транспорт көтеп тилмерүче җәүлеләрнең ышанычы булды ул.
Рәшит абый сугыштан батырлыклары өчен күп орден, медалҗләр белән бүләкләнгән кеше. Колхозның ветераннар советы рәисе иде.
Рәшит абый татар әдәбиятын да яратты. Г. Тукай шигырҗләренең күбесен яттан белә иде. Әдәбия китапларны күп укыды. Үзенең командиры булган, күренекле фронтовик язучы Вергасов һәм башка фронтташ дуслары белән хатлар алышып яшәде. Шашка уенын яратып һәм оста уйнады. Колхоз, район беренчелегенә уздырылган күп кенә ярышларның җиңүчесе булды.
Рәшит абый инде безнең арада юк. Әмма табигатҗне саклау бүгенге көн бурычы. Рәшит абыйның чиста юл белән электр энергиясен алуда, агачларны калдыксыз файдаланудагы үрнәкләре бүген актуаль булуы белән кабат хәтердә яңара.
Язманы Мөхәммәд Мәхдиевның мәгълүм китабы исемен аз гына үзгәртеп тәмамлыйм. Кеше китә- эзе кала, эше кала. Абыем эшен якташлары, шәккертләре, балалары, оныклары дәвам итә”.
Нуриев Мохәррәм Габдрахман улы
Нуриев Мохәррәм Габдрахман улы 1926 нчы елда Зур Сәрдек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1941 нче елда Зур Сәрдек мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлый. “Сталин” исемендәге колхозда гади колхозчы булып эшли башлый. 1943- 1946 нчы елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң “Сталин” исемендәге колхозда агротехник булып эшли башлый. 1947 нче елның ноябрендә Казанга авыл хуҗалыгына җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбенә җибәрелә. 1949 нчы елда укуын тәмамлап кайта һәм 1950 нче елның январена кадәр “Сталин” исемендәге колхоз рәисенең урынбасары булып эшли. 1950 нче елның январенда Яниль МТС на агроном итеп күчерелә, анда 1951 нче елның июненә кадәр эшли. 1951 нче елның июненән 1953 нче елның ноябренә кадәр Кукмара МТС да агроном булып эшли. 1953 нче елның ноябрендә Казанга колхоз рәисләре әзерләү мәктәбенә җибәрелә.
1957 нче елда укуын тәмамлап кайта һәм Кукмара РК КППС да инструктор булып эшли башлый. Инструктор булып 1959 нчы елның июленә кадәр эшли. КПСС райкомы бюросы карары белән “Сталин” исемендәге колхозга баш агроном итеп җибәрелә. Бу колхозда агроном булып 3 ел эшли. Аннан соң үзенең гомерен мәктәп белән бәйли. Мәктәптә гади укытучы, директор урныбасары булып эшли.
1950 нче елдан КПСС члены, югары белемле- КАХИ.
Нуриев М. Г. улы 1992 нче елда вафат булды.
Хөсәенов Билал Хөсәен улы
Хөсәенов Билал Хөсәен улы 1911 нче елның 20 нче июнендә элекке Казан губернасы Арча өязе Урта Сәрдә авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. Әти- әниләре игенчелек белән көн күрәләр.
1922 нче елда Урта Сәрдә башлангыч мәктәбенә кереп, аны 1925 нче елда тәмамлый. 1925 нче елда Арча кантоны Олы Мәнгәр авылы крестьян яшьләре мәктәбенә кереп, аны 1928 нче елда тәмамлап чыга. Аннан 1928- 29 нчы уку елларында Арчадагы 9 - еллык мәктәпкә кереп укып, аны 1929 нчы елда тәмамлый.
1929- 1930 нчы уку елында Арча кантоны Тукай волосте Урта Сәрдә авылындагы башлангыч мәктәптә, 1930- 1932 нче елларда шул ук Арча районы Урта Аты башлангыч мәктәбендә укыта. 1932-1933 нче уку елында Кукмара районы Байлангар авылы башлангыч мәктәбендә укыта. 1933 нче елны Арчада ачылган ике айлык физика- математика укытучылары курсын тәмамлый.
1933 нче елның сентябрь аеннан башлап Зур Сәрдек ТБУМ дә математика укыта башлый. 1935 нче елдан башлап 1946 нче елга кадәр завуч вазыйфаларын башкара. 1942- 1944 нче елларда Кызыл Армия сафларында була.
1946 нчы елдан 1954 нче елга кадәр Зур Сәрдек мәктәбе директоры вазифаларын башкара. Зур Сәрдек урта мәктәбендә 1978 нче елга кадәр математика укыта. 45 ел эшли. 1950 нче елның 5 нче июлендә аңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелә. Һәр укучысының исемен, фамилиясен, ничек укуын, холык- фигылен феноменаль хәтерли иде. Класс җитәкчесе булып бик мавыгып, иҗади эшләгәне истә калаган. Һәр елны классны җәяүле поход, экскурсияләргә алып барыр иде. Театр уйнарга, җырларга, тальян, хромка гармунында уйнарга яратты. Үзе биемәсә дә биюләрне сокланып карар иде. Волейболны бик яратып, оста уйный торган иде. Тимераякта оста шуды. Татрча көрәш белән яшьтән шогыльләнә. Сугыштан соңгы елларда Сабантуй батыры да була. Соңгы елларда көрәшне бик яратып һәм бирелеп карады. Шахматта оста уйнады, шашканы тагын да оста уйный иде. Кордашы һәм хезмәттәше Рәшит абый белән меңләгән партия уйнаганнардыр.
Шигырьләр сөйләргә, бигрәк тә укучыларга үз тормышыннан алынган вакыйга, гыйбрәтле хәлләрне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләргә яратты. Авырлыклар, 1921 нче елгы ачлык, Ватан сугышы еллары һәм ачлык, бала исәпләре ( 8 яшьлек улы Сирин суга батып үлә, 20 яшьлек кызы авырып үлә) рухын сындырмады. Кешеләр, балалар белән аралашып яшәде. Концерт, театрларны калдырмадылар. Күренекле режиссер Ширияздан Сарымсаков белән Мәнгәр мәктәбендә укыйлар. Аларның укытучылары танылган язучы Гасыйм Лотфи була. Әдәбиятны бик ярата иде. Татар теле, әдәбияты укытучысы авырганда ул фәнне дә укытты. Әти 1993 нче елның сентябрендә вафат булды. Аның якты истәлеге миңа юлдаш, күңелләрне җылытуын дәвам итә.
(Улы Хөсәенов Җәүдәт Билал улы истәлекләре.)
Айсин Фатих Ибраһим улы
Айсин Фатих Ибраһим улы 1918 нче елның 9 нчы августында туган. 1937 нче елда Түбән Новгород педагогия техникумын тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли башлый. 1937- 1939 нчы елларда Мәскәүдә 14 нче пролетар дивизиядә хезмәт итә. 1939- 1940 нчы елларда фин сугышында катнаша. 1941- 45 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче Белоруссия фронты составында артиллериядә хезмәт итә. Күп кенә медальләргә лаек була. Сугыштан соң 1948- 1949 нчы елларда районыбызның Каенсар башлангыч мәктәбендә, ә 1949 нчы елның сентябреннән 1983 нче елга кадәр Купка башлангыч мәктәбендә мәктәп директоры булып эшли. КПСС ның Кукмара райкомы, район башкарма комитетының грамоталарына һәм истәлекле бүләкләренә лаек була.
Айсин Фатих Ибраһим улы1994 нче елның 25 нче январенда вафат булды.
страница 1
скачать
Другие похожие работы: