Тема. Ныгыту өчен күнегүләр эшләү
28.10.10.
Дәрес №32
Тема. Ныгыту өчен күнегүләр эшләү.
Максат.
Кушу үзлекләрен кулланып санлы аңлатмаларның кыйммәтен исәпләү һәм чагыштыру күнекмәләрен үстерергә;
Текстлы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгытырга;
Телдән исәпләү, логик фикерләү сәләтләрен үстерергә.
Укучыларда мөстәкыйльлек, төгәллек, игътибарлылык тәрбияләргә.
Материаллар һәм җиһазлау. М.И. Моро, М.А. Бантова, Г.В. Бельтокова, С.И. Волкова, С.В. Степанова МАТЕМАТИКА 2, 1 нче кисәк. О.Д. Дмитриева, О.А. Мокрушина Поурочные разработки по математике. Мөстәкыйль эш өчен билетлар. PowerPoint 2007 программасында эшләнгән презентация.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Дәреснең максаты һәм бурычлары белән таныштыру.
Бүген дәрестә кушу үзлекләрен кулланып санлы аңлатмаларның кыйммәтләрен табу, аларны чагыштыру, күппочмакның периметрын табу һәм текстлы мәсьәләләр чишү белән шөгыльләнербез.
Телдән күнегүләр.
Өй эшләрен тикшерү.
Слайд №1. 40 нчы биттәге №2
Слайд №2. 40 нчы биттәге №4
Слайд №3. 44 нче биттәге №12
Слайд №4. 47 нче биттәге №1 (Кушуның үзлекләре кабатлана).
Кушуның нинди үзлекләрен беләсез? (Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми.)
Тагы нинди үзлекне беләсез? (Әгәр күрше кушылучыларны аларның суммасы белән алыштырсаң кушуның нәтиҗәсе үзгәрми.)
Слайд №
Дәреслектән мәсьәләләр чишү.
44 нче биттәге 7 нче номерлы күнегүне укыгыз. Күнегүне мөстәкыйль эшләгез. Укучылар, әйдәгез, дөреслеген тикшерик ( слайд №5 ярдәмендә тикшерелә).
44 нче биттәге 10 нчы номерлы мәсьәләне карыйк. Мәсьәләне укыгыз.
- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?
- Нәрсәләр билгеле?
- Нәрсә сорый?
Мәсьәләнең кыскача шартын язарга тактага ... чыга. Мәсьәләне урыннарда төрле ысуллар белән чишегез. Мәсьәләне чишүнең төрле юлларын тактада 3 укучы күрсәтә.
Булган – 7 стакан һәм 8 стакан сөт
Эчкәннәр – 5 стакан
Калган -?
Чишү.
(7+8) -5 =10 (стакан) Җавап. 10 стакан сөт калган. | (7 – 5) + 8 = 10(стакан) | (8 - 5) + 7 =10(стакан) |
Физкультминутка
|
Геометрик мәсьәлә чишү. Слайд №6. Укучыларга практик эш өчен карточкалар өләшенә.
Рәсемдәге фигураларны атагыз. (Дүртпочмак, сынык сызык, кисемтә)
Сынык сызыкның озынлыгын ничә юл белән табып була? (Ике юл белән табып була)
Сынык сызыкның һәр буынының озынлыгын үлчәп, аларның суммасын табабыз. Сынык сызыкның озынлыгын циркуль кулланып табып була.
Мәсьәләне төркемнәргә бүленеп эшлибез. Беренче төркем мәсьәләне циркуль кулланып чишәләр. Икенче төркем линейка кулланып чишәләр.
Күппочмакның периметры нәрсә ул? (Күппочмакның периметры аның барлык якларының озынлыклары суммасы)
Дүртпочмакның периметрын табыгыз.
Сынык сызыкның озынлыгын ничек табабыз. (Сынык сызыкның һәр буынының озынлыгын үлчәп, аларның суммасын табабыз)
Кисемтәне үлчәгез.
Кайсы сынык сызыкның озынлыгы яшел кисемтәгә тигез? (җавап: зәңгәр сынык сызык озынлыгы яшел кисемтә озынлыгына тигез )
Мөстәкыйль эш
Укучыларга индивидуальләштерелгән билетлар өләшенә.
Мөстәкыйль эш.
1 нче вариант.
Аңлатмаларны чагыштырыгыз: <, >, =
а)
б)
Өстәмә эш.
Мәктәп шахмат турнирында 14 кеше катнашкан. Аларның 6 сы кызлар. Турнирда ничә малай катнашкан?
Мөстәкыйль эш.
2 нче вариант.
Аңлатмаларны чагыштырыгыз:
<, >, =
а)
б)
Өстәмә эш.
Әби 12 белен пешергән. Төшке аштан соң 4 белен калган. Төшке ашта ничә беленне ашаганнар?
Мөстәкыйль эш.
3 нче вариант.
Аңлатмаларны чагыштырыгыз:
<, >, =
а)
б)
Өстәмә эш.
Ринатка 13 яшь, ә сеңлесе 5 яшькә кечерәк. Сеңлесенә ничә яшь?
Билетлардагы эшләрен бетерүчеләргә №14(45 нче бит)
Слайд №7. Мөстәкыйль эшнең дөреслеге слайд ярдәмендә дәфтәрләрне алыштырып тикшерелә.
Өй эше. Слайд №8. №6 (42 нче бит), №9(1)(44 нче бит). Өстәмә эш №1(43 нче бит)
Йомгаклау.
Укучыларга дәрестәге эшчәнлеге өчен аңлатып билгеләр куя.
Сезгә бу дәрестә кайсы биремнәр ошады? Кайсы биремнәрне үтәү авыр булды?
Слайд №9.
Слайд №10.
страница 1
скачать
Другие похожие работы: