NetNado
  Найти на сайте:

Учащимся

Учителям



Г. Тукайга багышланган «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»


( Г.Тукайга багышланган «Шаяннар һәм

тапкырлар клубы»)

Зал бизәү. Алгы планда Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре. Икенче якта Тукай әсәрләренә багышланган балаларның рәсем выставкасы.

Уенчылар өчен: 2 өстәл, кәгазь һәм карандашлар. Жюри өчен: кәгазь, ручка һәм бердән алып бишкә хәтле саннар язылган табличкалар. 8 нче класс белән 9 нчы класс укучылары катнаша, һәр класстан 6 кешелек команда җыела, капитаннар сайлана, һәр команда үзенә эмблемасын, исемен уйлап килгән булла. Жюрида- 2 укытучы һәм бер укучы (11 кл.)

Турлар арасында «музыкаль» тәнәфес, яки һәр класс Г. Тукайның я шигерен, я җырын башкара, яисә әкиятен сәхнәләштерә. Алып баручы:

Бар күңеллек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген:

Нәрсәдән бу?

Бала: Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Алып баручы: Г. Тукайның бу шигъри юллары, нәкъ менә безнең бүгенге кичәбезгә килешеп тора. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без сезнең белән « Г.Тукай атналыгына» йомгак ясап, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» дип аталган кичә үткәрергә булдык. Бүген безнең балалар көч сынашачаклар, Г.Тукайны ничек яратуларын, аның тормышын, иҗатын белүләрен күрсәтәчәкләр. Ә кемнең күбрәк дөрес җавап бирүен безгә хәбәр итү өчен, әлбәттә, жюри әгъзалары кирәк.

(Жюри әгъзалары белән таныштыру.)

Алып баручы: Әйдәгез, инде командалар белән танышып китик, һәр команда үзенең исемен, девизын әйтә, ә жюри бәя биреп утырыр. Беренче сүз 8 класс укучыларына бирелә:

        1. команда - «Шүрәле» командасы. Аның капитаны — Айвар М. Безнең девизыбыз:

Без һәммәбез тапкырбыз, Шүрәленең дусты без. Җиңүгә юл табарбыз, Ташка кадак кагарбыз.

        1. команда: Ә без - «Су анасы» Капитаныбыз -

М.Айдар Девизыбыз: Су анасы балачакның Онытылмас истәлеге. Тукайны сөюебез Безне монда китерде. Алып баручы: Мин сезгә табышмак әйтәм , Игтибарлы тыңлагыз. Тукай абый әсәреннән Тиз җавабын табыгыз! «Шүрәлеләргә»:

Ишек төбендә ята, Куян күрсә, җан ата.

(эт.)

Алып баручы: Әйе, дөрес. Г.Тукайның кайсы әсәрендә эт турында сүз бара?

  • Яхшы. Инде «Су анасы» командасына:

Җәен ссоры. Кышын ак, Аңа шулай яхшырак.

(куян)

  • Дөрес, куян. Ә кайсы әсәрендә куян турында сүз бара?

  • Бик яхшы. Хәзер командалар бер -берсенә табышмаклар әйтерләр.


«Шүрәле»: Дүрттер аягы,

Кайчыдыр колагы, Таштан да каты тоягы.

«Шүрәле»: (Ат. «Пар ат»)

«Су анасы»: Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Сарыклар эзли.

(Бүре. «Кәҗә белән сарык») «Шүрәле»: Биек - биек тауларда,

Зифа буйлы талларда

Бер урыннан бер урынга

Йөри тере тун чикмән.

(Сарык. «Кәҗә белән сарык»)

«Су анасы»: Сакалы бар - акылы юк.

(Кәҗә. «Гали белән кәҗә»)

Алып баручы: Ә хәзер Инде жюри әгъзаларына исәп -хисап итергә вакыт бирик. Музыкаль пауза. Башлангыч класс укучылары хәзер безгә Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләп күрсәтеп бирерләр.

(«Бала белән күбәләк» шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

- Ә хәзер инде сүз жюри әгъзаларына бирелә. (1 тур буенча ике команданың ничә очко җыйганнары билгеләнеп чыга.)

- Ярышны дәвам итәбез. Икенче бирем - капитаннарга. Г. Тукайның «Исемдә калганнар» дигән хикәясен һәркайсыгыз беләсез. Хәзер инде Тукайның балачагын сөйләп китик. 1 команда капитаны башлый, ә икенчесе дәвам итә. «Шүрәлеләрдән» башлыйк:

- Г.Тукай Арча районының Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Ул кечкенә вакытта әтисе үлә. Әнисе яңадан кияүгә чыга һәм баласын бер карчыкка вакытлыча калдырып тора. Кышкы салкын көндә нәни

Габдулла яланаяк, өйгә керә алмыйча, ишек артында озак тора, ә явыз карчык ишек ачарга ашыкмый. Әнисе үз янына чакыртып ала. Яхшы гына яши башлаганда, әнисе кинәт авырып үлеп китә. Г. Тукай инде бөтенләй ятим кала. «Су анасы» командасының капитаны дәвам итә: - Г. Тукайны бабасына җибәрәләр. Бабасы ярлы яшәгән, гаиләсе зур булган. Кечкенә Габдулланы, бер кешегә ияртеп, Казанга җибәрәләр. Ямщик Печән базарында: «Асрамага бала бирәм, кем ала?! - дип кычкырып йөри. Кырлай авылындагы Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала. Г. Тукай күңелендә бу авыл аеруча эз калдыра һәм ул, үсеп җиткәч, шушы авыл турында бик матур поэма яза. Ул «Шүрәле» - әкият- поэмасы.

Алып баручы: Менә нинди балалар! Тукай бабалары турында ниләр беләләр икән. Жюри, аларның төгәл, кызык итеп сөйләүләренә карап, балл куяр. Әйдәгез, ярышны инде дәвам итәбез.

        1. бирем - кроссворд чишү.

«Шүрәлеләргә»:

1)Тукай укыган мәдрәсәнең исеме . (Мотыйгыя)

2)Тукай яшәгән, белем алган шәһәр исеме. (Уральск)

  1. «Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем...»

(Кырлай)

  1. «Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман, - Тор, шәкерт! Җиттек...,

алдымызда бит...»

(Казан)

  1. Тукайның сөйгән кызының исеме. (Зәйтүнә)

«Су анасы» командасына:

    1. «Шүрәле» әкиятендә егетнең исеме. (Былтыр)

    2. Табигать күренешенә багышланган шигыре.

(«Буран»)

    1. Балачак еллары шунда үткән. (Кырлай)

    2. Нәниләргә багышланган шигыре. («Сабыйга»)

    3. Тукайның сөйгән кызының исеме. (Зәйтүнә)

Алып баручы: Командалар кроссворд чишкәнче, Г. Тукайның «Милли моңнар» шигырен тыңлап китик. Бөек шагыйрь «Болгар» номерларында яшәгәнендә «Әллүки» җырын ишетеп хәйран кала. Ул үзе бик күп көйләр белгән һәм еш җырлаган да. Бу көй аны шулхәтле тәэсирләндергән һәм ул «Милли моңнар» шигырен яза. Бу шигырь тора-бара «Әллүки» нең яңа сүзләре булып китә.

(«Милли моңнар» сөйли) Шул арада жюри әгъзалары кроссвордларны тикшереп ала. Аларга сүз бирелә.

Алып баручы: Бик яхшы ярышны дәвам итәбез. Хәзер инде тикшереп карыйк! Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен беләләрме икән? Мин сезгә табличкалар бирәм, анда Тукайның шигырьләреннән өзек бирелгән, исемен әйтергә кирәк. (4 бирем - Шигырьнең исеме ничек?)

«Шүрәлеләргә»:

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...

(Туган авыл)

Бер вакыт китәм дигәндә, Төште күзем басмага...

(Су анасы) Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу?...

(Бәйрәм бүген) «Су анасы» командасына: Ах, җүләр мәэмай! Тырыш яшьләй, Зурайгач җайсыз ул...

(Кызыклы шәкерт) Иртә берлән иртүк торып, Таң аткач ук, ~

Кулларында

Бүре башы салган капчык.

(«Кәҗә белән сарык»)

Балтасы кулда,

Җегет эштән бераз туктап тора... (Шүрәле)

Алып баручы: Бик яхшы. Шигырьләрен дә беләләр икән, Г. Тукайның балачагын да сөйләделәр, кроссворд та чиштелә. Ә рәсем ясый беләләрме икән?

«Шүрәлеләр» тактада «Шүрәле»не ясыйлар, ә «Су анасы» командасы «Су анасы»н, тик бер кеше рәсемнең бер элементын, яисә бер линиясен генә ясый.

(Жюри рәсемгә бәя бирә)

Алып баручы: Менә ничек ясаналар икән безнең балалар! Ә хәзер инде өй эшегезне тикшереп китик: Габдулла Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп килергә кирәк иде.

      1. «Су анасы» әкиятен «Шүрәле»ләр.

      2. «Кәҗә белән сарык» әкиятен «Су анасы» командасы.

Жюри командаларга бәя бирә, нәтиҗә чыгара һәм җиңүчеләрне бүләкли.

Алып баручы: Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайга багышланган, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» дип аталган кичәне үткәрдек. Балалар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, Тукайны яратуларын күрсәттеләр. Барыгызга да зур рәхмәт. Быел бөек шагыйребезнең тууына 26 апрель көнне 120 ел тула. Тукайның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец һәм тагын 26 телгә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», композитор Р. Гобайдуллин «Кисекбаш» балетлары иҗат иттеләр. Тукай исеме мәңгеләштерелде. Татар дүләт филармониясе, Казанда язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Шагыйрь исемендәге урамнар, район, колхозлар республикабызда бар. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Г. Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган, Тукай музее төзелгән.

Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамалана.


страница 1


скачать

Другие похожие работы:


Документы

архив: 1 стр.