NetNado
  Найти на сайте:

Учащимся

Учителям



Тема. Табигатьне саклау һәм аның байлыкларыннан рациональ файдалану. Эпиграф: Их, яшисе иде озак, мәңге Табигатьтән башка үле без. Максат


Тема. Табигатьне саклау һәм аның байлыкларыннан рациональ файдалану.

Эпиграф: Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без.
Максат: Укучыларның табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, бүгенге көндә табигатьне саклау алдында торган проблемалар белән таныштыру;

укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү;

укучыларның табигать турында алган белемнәренә таянып табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау. Г.Ахунов, Р.Хәмид, Р.Бәшәр портреты, слайдлар, видеокассета, чишмәләр

рәсеме, китаплар күргәзмәсе, тестлар
Дәрес барышы
Слайд №1 Табигать күренеше күрсәтелгән картина.

Кереш сүз. (Биология укытучысы) Укучылар экранга игътибар итегез әле. Нинди матурлык. Әйләнә - тирә мохитны саклау кешелек алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе.

Кешеләрнең әйләнә - тирә мохитка игътибарлылыгы, табигать өчен борчылуы дөньяның барлык илләрендә артканнан арта бара.

Табигатьне саклау бүгенге заманның иң мөһим бурычларыннан санала. Бу бурыч глобаль характерга ия һәм аны барлык илләр тырышлыгы белән генә хәл итәргә мөмкин.

Җир йөзендә кислород запасының якынча 40 – 60 процентын бүлеп чыгаручы урман һәм яшел үсемлекләр кешенең даими игътибарына мохтаҗ.

Укучылар, әйдәгез әле без дә бу проблемалар белән танышып китик.
Һаваның пычрануы. Слайд № 2.

Минем уйлавымча кешелек алдында торган иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып атмосфера һавасын төрле пычранулардан саклау тора, чөнки тереклекнең яшәве өчен кирәкле төп фактор булып һава тора.

Сорау. Земфира, атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр булып нәрсәләр тора?

Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – табигый ягулык яндыру һәм металлургия җитештерүе. 19 гасырда һәм 20 гасыр башында күмер һәм сыек ягулык яну продуктлары тирәлеккә эләгеп, җирнең үсемлек капламы тарафыннан ассимиләцияләнеп беткән булса, хәзер исә яну продуктларының зарары тагында зарарлырак һәм аның күләме артканнан арта бара.Мичләрдән, автомобиль трубаларыннан чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары күкерт ангидриды.
Сорау. Күкерт ангидридының син үсемлекләргә нинди зарар китерүен беләсең?
Ул хлорофиллны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта.Һавада углекислый газның күләме елдан ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10% ка зурайды.Углекислый газ җылылыкның космик пространствага нурланышын тоткарлый һәм “парник эффекты “ хасил итә.
Укытучы. (Биология укытучысы) Бүгенге көндә атмосфераны пычратудан саклаучы күп төрле чаралар каралган. Мәсәлән ягулыкны дөрес куллану, җылылык станцияләрен газ ягуга күчерү, сәнәгать предприятиеләренә чистарту корылмалары кую.
Төче суларның пычрануы.

Слайд № 3 Елга күренеше.

Ә мин авыл баласы буларак кешелек өчен суның никадәр зур роль уйнавын аңлыйм. Сулардан файдалану күләме халык саны артуга, к ешенең санитария – гигиена шартлары яхшыруга, сәнәгать үсешенә һәм сугарулы җир эшкәртүнең киңәюенә бәйле. Авыл җирендә бер кешегә 50 л, шәһәр җирендә 150 л су туры килә.

Сорау. Ләйсән, син “су кытлыгы” турында нәрсә әйтә аласың?
Планетада судан файдалану елдан ел арту сәбәпле, “су кытлыгы” килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә судан рациональ файдалану буенча төрле чаралар күрү мөһим.
Сорау. Син авыл җирендә сулыкларны пычратуны ничек аңлыйсың?

Елгаларга һәм күлләргә туфрактан яңгыр сулары тарафыннан юылган минераль ашламалар- нитратлар һәм фосфатлар керә. Аларның югары концентрациясе сулыкларның төр составын үзгәртергә мөмкин. Сулыкларга төрле агулы химикатлар – авыл хуҗалыгында корткычларга каршы куллана торган пестицидлар да эләгә. Бу судагы тереклекнең агулануына һәм күпләп үлеүнә китерә
Укытучы сүзе (биология укытучысы). Безнең гимназиядә “Яшь эколог” түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк членнары авылыбыз территориясендә агучы елгаларның, чишмәләрнең торышын, аларның чисталыгын күзәтеп торалар. Чүп, төрле калдыклар ташлау очракларында алар чаң суга, хуҗаларына хәбәр итәләр, тыңламаган очракта тиешле органнарга хәбәр бирәләр. Шулай ук түгәрәк членнары чишмәләрне өйрәнү буенча фәнни эш алып баралар. Алар һәр чишмәнең су составын өйрәнделәр. Иң әйбәт сулы чишмә “Әтәч” чишмәсе булды.
Туфракның антропоген үзгәрүе.

Слайд № 4 Басу күренеше.

Авыл кешесе туфрак ни икәнен аңлый. Туфракны аңласаң гына, аны тәрбияләсәң генә, ул сиңа уңай җавап кайтара.

Туфракның уңдырышлы катламы бик озак вакытлар формалаша. Бу уңдырышлылыкны саклау өчен органик һәм минераль ашламаларны фәнни таләпләренә туры китереп туфракка дөрес кертергә, дөрес итеп эшкәртергә кирәк. Туфракның антропоген үзгәрүенә эрозия керә. Минем әтием фермер хуҗалыгын җитәкли. Әти туфракның уңдырышлылыгын саклауга бик зур әһәмият бирә. Ул авышлыклы җирләрне авышлыкка перпендикуляр эшкәртә.Кыш көне без кар тотуга зур игътибар бирәбез. Без үзебезнең җирләрдә чәчү әйләнеше булдырдык, культураларны басуларда чиратлаштырып чәчәбез. Без җир участокларын нык таптамаска тырышабыз, бу структураның нык бозылуына китерә.
Слайд № 5. Урман рәсеме. Урманнарның юкка чыгуы.
Туфракны һәм суны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауда урманнарның әһәмияте гаять зур.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәзер урманнар дөнья күләмендә ярлылына һәм бетү куркынычы астында калды. Урманнар исәбенә авыл хуҗалыгы кырлары киңәйтелә, урманнарны вәхшиләрчә кисү дәвам итә. Тропик урманнарның ярлылануы аеруча борчу тудыра, аларның юкка чыгуының уртача еллык проценты барлык урман мәйданының 1% ын тәшкил итә.
Сорау. Урманнар тропикта гына бетәмени?
.Урманнарның бетә баруы тропикка гына хас түгел. 1980 – 1990 елларда урманнар 16,8 млн га/ел тизлек белән юк ителгән. Атмосфера, сулар һәм туфракның пычрануы аркасында, Европа һәм Төньяк Америка урманнарының массакүләм авыруы һәләкәте башланды. Интенсив кисү аркасында, Үзәк Россиянең ылыслы урманнары гамәлдә бетерелде. Себер, Ерак Көньчыгыш урманнарының аеруча әһәмиятле һәм техника үтеп керү өчен уңайлы массивлары юк ителә. Урманнарны бетерү климат шартлары, су режимы, туфракларның торышы үзгәрүгә китерә.
Сорау. Син урманда ял итүчеләрнең урманга зыян китерүләренә ышанасыңмы?
Урманга ял итәргә килүчеләр, туристлар шулай ук аңа зур зыян китерә - үләнне таптый, чүпли, үсемлекләр җыя, янгыннар килеп чыгуга сәбәпче була.
Укытучы (биология укытучысы). Укучылар, менә без сезнең белән төрле табигать проблемалары белән танышып киттек. Бу проблемалар биотөрлелеккә тәэсир итәме соң?

Слайд № 6. Үсемлек һәм хайваннар рәсемнәре күрсәтелгән картина.

Биотөрлелекнең кимүе.
Галимнәр исәпләвенчә, Җир йөзендә 5 миллионнан алып 30 миллионга кадәр төр яши, шуларның 1,7 миллион чамасы тасвирланган. Планетада төрләрнең яртысыннан алып 80% ка кадәресе тропик урманнарга туры килә. Тропик урманнарның ярлылануы 6000 төрнең һәләкәтенә китерде.

Кешеләр планетадагы төрләрнең нибары 0,1 % ын гына файдаланырга өйрәнде. Без азык итеп үсемлекләрнең 50 төрен генә файдаланабыз, ә шул ук вакытта 75 мең төр үсемлекнең өлешләре ашарга яраклы һәм хәзер без куллана торган үсемлек азыкка караганда туклыклы матдәләргә шактый баерак.

Урманга ял итәргә килүчеләр шулай ук зур зыян китерә - үләнне таптый, җыя, чүпли, янгын чыгуга сәбәпче була.
Мин тыңлаганнардан чыгып шуны әйтәсем килә: Татарстан Республикасының Кызыл китабына 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр амфибия, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр кысласыманнар, 3 төр үрмәкүчләр, 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр югары тамырлы үсемлек һәм 29 төр гөмбәнең таралышы, саны экологиясе турында мәгълүмат тупланган. Димәк менә никадәр үсемлек һәм хайван саклауга мохтаҗ һәм безнең һәрберебез табигатьне саклауга үзеннән кечкенә генә булса да үзеннән өлеш кертергә тиеш.
Гимназиябез укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, матурлыкны тоя белергә өйрәтүдә күп төрле эш башкара. Мәктәбебез тирәсе җәй буена шау чәчәккә күмелеп утыра, сыйныф бүлмәләрендә бүлмә гөлләре ел әйләнәсендә матур чәчәкләре белән укучыларга матурлык орлыклары чәчә.


Слайд № 7 тестлар тәкъдим ителә.
Укучылар, без сезнең белән табигатькә китерелгән зыян һәм аны саклау проблемаларына тукталдык. Әйдәгез әле бер үк вакытта бу өлкәдә белемнәребезне дә тикшерик. Хәзер мин сезгә тестлар тәкъдим итәм .
1. Атмосфераны антропоген пычратучы булып нәрсә тора?

а) җир тетрәү

б) вулканнар һәм гейзерлар

в) көнкүреш калдыклары

г) тайфуннар

2. Сезонлы үзгәрешләрне көйләүче булып тор

а) яктылык

б) температура

в) дымлылык

г) азык

3.Чыршы урманында үләнчел үсемлекләр үсүенә нәрсә комачаулый?

а) яктылык җитмәү

б) җылылыкның артык булуы

в) туфракның әче булуы

4. Биотик факторларга нәрсәләр керә?

а) тозлылык

б) ерткычлык

в) дымлылык

г) яктылык

5. Биосферада биологик төрлелекне саклап калырга нәрсә булыша?

а) заказник һәм заповедниклар булдырылу

б) экосистемага яңа төрләр җибәрү

в) ерткыч хайваннарны ату

г) далаларны сөрү.

Ә хәзер сүзне яшь әдәбиятчыларга бирәбез. Табигатьне саклау проблемаларын тормышка ашыруда алар үзләреннән нинди өлеш кертәләр икән?

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Минем бабам табигатьне яттан белгән.

Серләшкән ул гөлләр белән-гөл телендә

Күлләр белән-күл телендә

Үз телендә.

Минем бабам табигатьне яттан белгән

Сөйләшкән ул җилләр белән-җил телендә

Туфрак белән-җир телендә

Үз телендә.

Минем бабам табигатьне яттан белгән

Аңлашкан ул күкләр белән-күк телендә

Кошлар белән- кош телендә

Үз телендә.

Укучылар, ә без табигатьне беләбезме? Хәзер нишләп соң без бабаларыбыз кебек табигать белән аралаша алмыйбыз? Күргәнегезчә, табигатьне саклау хәзерге көндә иң зур проблемаларның берсе. Татарстанның халык язучысы Г.Бәширов безгә болай дип язып калдырды (Г.Бәширов сүзләре укыла).

Табигатьне саклау темасы өстендә кайсы язучыларыбыз актив эшли?

  • Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, Э.Касыймов, Н.Гыйматдинова, Г.Ибраһимов,С.Хәким, К,Булатова, Р.Шәрипов, Р.Бәшәр, Х.Халиков, Р.Харис, Т.Миңнуллин, Ш.Галиев,Г.Сабитов, Р.Фәйзуллин...һ.б.


Сезгә өйдә карап килергә кушылган иде. Язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә табигатьне саклау темасын ничек яктырталар? Сүз сезгә бирелә.
- Мин Г.Ахуновның “Хәзинә” романын бик яратып укыдым. Язучы бу романны Әлмәттә яшәгән чорда,Татарстанда нефтьнең яңа катламнары ачылган елларда яза. Нефть чыгаруның табигатькә зыян китерү куркынычын ачынып сурәтли ул. Мине бигрәк тә Йөзлекәй карчыкның сүзләре уйландырды. “Дөрес булса, җир астыннан май тапканнар, ди. Һәммә җирне тишеп җир мае суыртасылар, ди. Чишмә суларын былчыратып, үләннәрне корытып бетермәсәләр ярар иде”.

Чынлап та, әбинең шикләнүләре дөрес булып чыкты: җирләр актарылды, чишмәләр агуланды.
- Ә мин синең фикерең белән килешмим, нефть Татарстанны күтәрде, татар нефте илне туйдыра.

-Әйе, нефть Татарстанны күтәрде, ләкин бу хәзинәне чишмәләрне агуламыйча җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча да алырга мөмкин иде бит. Мәсьәләнең бүгенге көнгә турыдан-туры мөнәсәбәте бар: ярты гасыр үтте, без гыйбрәт алдыкмы,хуҗаларча эш итәргә өйрәндекме? Иң аянычлысы- ачы тәҗрибәдән сабак ала белмәдек, ялгышларны төзәтмәдек.
-Ә мине драматург Р.Хәмиднең “Майның унбишләрендә” әсәре уйга калдырды. Әсәрдә Дүртмаңгай исемле тауның һәр сүзендә күз яше. Ул ачынып болай ди :

“Күз алдыңа китер, беркөнне уянып китәсең-җир өсте шәп-шәрә. Сыртларыбызда бернинди агач, үлән үсми. Килер ул көн, килер”.
-Чынлап та уйларга да куркыныч, табигатьне сакламасак киләчәк әнә шундый булырга да мөмкин. Бу әсәр безне бик җитди уйланырга өнди.
-Ә мин хайваннарны бик яратам. Уйлап карагыз әле, браконьер аучылар хайваннар дөньясына күпме зыян китерә.Якташыбыз Р.Бәшәрнең “Кондызлы ”(бобр)күл” шигыреннән сезгә өзек тәкъдим итәм :
Чалкан ятып, суларда

Йөзә кондыз баласы

Тын тугайда сокланып

Карап тора анасы

Кондыз, кондыз,

Сак бул көндез.

Кешеләр бит

Бигрәк кансыз.

Аучы килсә,

Атса юньсез

Әткәң-әнкәң

Нишләр синсез?

Белгәнебезчә, хәзерге вакытта бобрлар Кызыл китапка кертелгән.

-Умырзая чәчәге дә Кызыл китапка кертелгән бит. Ләкин яз көне урманга барсак, бу матур чәчәкләрне җыеп кайтабыз. Яраткан шагыйрәм К.Булатованың “Иңкүлекләр тулы умырзая” дигән шигыре әйтерсең лә безгә кисәтү булып яңгырый.
Яз язлыгын итте кай арада

Учлап кояш сипкән шикелле

Алтынсу саф сары умырзая

Иңкүлекләр тулып тишелде.

Өзмә, өзмә. өзмә, өзә күрмә!

Ул,өздеңме,шиңә,карала

Ул болай да бик аз яши җирдә,

Тимә,тимә,тимә аңарга!
Ә менә Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасында ясалма диңгезләр төзүнең тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте, табигатьне, тормышны сакларга өндәп чаң сукты.
Чаң кагам мин :

-Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына,яшәү хакына!
-Ә миңа И.Юзеевның шигырьләре бик ошый. Чишмәләр, аларны саклау турында бик мәгънәле итеп яза ул. Ә хәзер “Аксакал нәсихәте” исемле шигыреннән өзек тәкъдим итәм :

Көлгәндә дә,чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча,тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт,дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып,йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сахра сусыз кибә,сула,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!.

Сусыз калсак әгәр,корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен,назлы гөлләр үссен,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,

Чишмәләрнең кадерен белегез !

Иптәшләрем сөйләгәнне тыңлаганнан соң, А.Минһаҗеваның “Кызыл кенәгә” дигән шигыре белән йомгак ясыйсым килә:
Гербарийлар оча җир өстеннән-

Кипкән күбәләкләр тирбәлә...

Шкаф өстендәге карачкы кош

Музейларны каргап тиргәнә.

Менюларда булды аккош ите,

Булды хәтта аккош сезоны.

Деликатес-соңгы мамонт кебек,

Бу гасырның соңгы бизоны.

Моңны, Матурлыкны яптык көчләп,

Йозакладык тимер читлекләрне

Хөкемдарны юлдан яздырдык без,

Өзә бардык һәрбер җитлеккәнне

Килер заман: Кояш үчен алыр-

Калмас ышык, калмас күләгә дә !

Уйланырга вакыт: берчак без үзебез

Калмабызмы Кызыл Кенәгәдә?

-Чынлап та бик матур шигырь. Мин бүген сезне туган як табигате, чишмәләр турында язучы якташ шагыйрәбез Н.Сәгъдиева белән таныштырам. Ул Кукмара районының Сәрдекбаш авылында туып үсә, безнең мәктәптә укый. Мәктәптә балалар тәрбияли, буш вакытларында шигырьләр яза,хәзерге вакытта лаеклы ялда. 2006 елда аның “Күңелемдә челтери чишмәләр” исемле китабы дөнья күрде. Ә хәзер сезгә “Әй, Сәрдекбаш чишмәләре” шигырен тәкъдим итәм.(Шигырь укыла).

Өйгә эш “Туган авылым чишмәләре” дигән темага сочинение язарга.
Латыйпова Зәлия район газетасының актив хәбәрчесе. Аның безгә әйтер сүзе бар :
- Мин дә сезгә үземнең шигыремне укып күрсәтергә телим :
Яшәү өчен ни кирәк?

Җир йөзендә яшәү өчен

Кешеләргә ни кирәк?

Һавалар саф булсын өчен

Калын урманнар кирәк.

Шат, сәламәт яшәү өчен

Кешеләргә ни кирәк?

Көмештәй сулы чишмәләр

Диңгез, елгалар кирәк?

Күңелләр шат булсын өчен

Кошлар сайравы кирәк

Тормыш дәвам итсен өчен

Җирдә кешеләр кирәк!

Яшел табигать кирәк!

Ә хәзер белемегезне тикшерү максатыннан тестлар эшлибез
Тестлар
1.”Кондызлы күл” шигырен кем язган?

а ) Р.Шәрипов

б ) Р.Бәшәр

в ) Ш.Галиев
2.Г.Бәширов кайсы әсәрне язган?

а ) “Җидегән чишмә”

б)”Поши”

в)”Майның унбишләрендә”


3.”Хәзинә” романының авторы ?

а ) Г.Ахунов

б ) М.Мәһдиев

в ) Р.Хәмид
4.Бирелгән өзекнең авторы кем ?

Их, яшисе иде озак, мәңге

Табигатьтән башка үле без.

а ) Р.Вәлиева

б ) К.Булатова

в ) И.Юзеев
5.”Сәяхәтнамә” әсәренең авторы?
а ) Т.Миңнуллин

б ) Ә.Баянов

в ) Ф.Хөсни

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Җир елый. Ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый. Ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Җир елый.Ишетәсезме?

Мин ишетәм.

Бу гүзәллек,бу җир шары

Яшәр микән?
Укучылар, күрәсезме,бу безнең җир шары. Шушы җир шарының табигатен саклау сезнең бурыч! Сез җир шарын киләчәк буынга саф һавалы,мул сулы елгалы,челтерәп аккан чишмәле, калын урманлы итеп тапшырырсыз дип ышанып калабыз. Шушы хәзинәне саклаганда гына без сау-сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр.

Табигатьне саклау, киләчәгебезнең бәхетле булу проблемасы инглиз теле укытучысын да борчый. Ә хәзер сүзне инглиз теле укытучысы Гөлия Әхмәтовнага бирәбез.
Teacher.

People all over the world think about our planet. They say it is in danger. Nowadays people understand how important it is to solve the environmental problems that endanger people’s lives. Today we are talking about the most serious environmental problems:

  1. Pollution in it’s many forms (water pollution, air pollution, nuclear pollution).

  2. Destruction of wildlife and the beauty of the countryside.

The 1st group, please, present your project. Children, listen to them attentively, be ready to ask them questions and discuss the problem.
Ilnaz.

We called our work .

Water is very important for life on Earth. There is a lot of water on our planet and at the same time there is little water on it. This is because very little water on Earth is good for drinking. In many rives and lakes the water is very dirty and it is not drinkable. It happens so because factories and plants produce a lot of waste and pour it into the rivers. It is dangerous to use it when you cook.

There is no ocean or sea which is not used as a dump. The Pacific Ocean, especially, has suffered from nuclear pollution, because the French Government tests nuclear weapons there. Many seas and oceans are used for dumping industrial and nuclear waste. Britain alone dumps 250.000 tons of industrial waste straight into the North Sea. This poisons and kills fish and sea animals. Nuclear poisoned fish can be eaten by people.

Zemfira.

More than twenty years ago a pulp- and- paper factory was built on the shore of Lake Baikal. As a result, because of water pollution, more than 50 per cent of the purest water have been ruined. The whole ecological system of the lake has changed greatly. Some organisms that can be found only in Lake Baikal are disappearing; trees are dying from the dust and gas blowouts of the factory.

So, scientists, writers put the problem sharply in press and in the government. Lake Baikal and its shores have been declared a specially protected zone of the country. There is a hope that one of the most beautiful and the deepest lakes of the world will never die.
Question:

- What can we do to make air clean?

- I think we need good filters at nuclear power stations, at factories and buses.
II. Leisan. Project 2

Keep the air fresh!

About 200 years ago man lived in harmony with nature, because industry was not much developed. Today, however, the contradictions between man and nature are dramatic. Every year world industry throws out into atmosphere about 1.000 million tons of dust and other harmful substances. People of many cities suffer from smog. Most of the pollution in big cities comes from cars. They also make a lot of noise. Forests are disappearing. The pollution of the air and the destruction of the ozone layer could lead our planet to a global catastrophe. The Earth is our home, that is why we must take care of it for ourselves and for the next generations. We must keep our environment clean.
Gulnas.

More and more often people are told not to spend too much time in direct sunlight, because ultraviolet radiation from the sun can cause skin cancer.

Nuclear power stations can go wrong and cause nuclear pollution. This happened in Windscale in Britain, in Three Mile Island in the USA and Chernobyl in the former Soviet Union. Nuclear pollution cannot be seen but its effects can be terrible.
Bulat.

Chemicals called sulfates puff out of coal- burning factories around the world. When the sulfates mix with clouds, acid rain falls and harms lakes, rivers and plants and the creatures that need them.

Also the wind blows the air around. So, sulfates from one place can fall as acid rain many miles away.
Question:

  • What can people do to reduce air pollution?

  • Scientists are figuring out ways to make coal burn more cleanly. And little by little they are getting more energy from the sun and the wind. This energy is clean and renewable.

  • We mustn’t leave litter and fire in the forests.

  • We mustn’t cut down trees to make new paper, we must plant trees.

III. Ramzil. Project 3

We called our project .

In 1993 each person in the USA threw away about 4 pounds of trash daily. Put it all together and you]d fill 45.000 trash trucks every day. I think we must remember approximate decomposition times of different things in a landfill.
Zaliya.

But I’d like to say that British and American children learn a lot of about the environment at school. And I think they always remember the three s : reduce, reuse, recycle.

They reduce using electricity and using water. They reuse glass bottles and plastic bottles. They recycle aluminium, glass, rubber, metal, cloth, newspaper, plastics and trash becomes new products.
Question:

What would you like to ask people to do to keep our Earth clean?


  • I’d ask our government to make laws to protect air, water.

  • I want people to save water, gas, energy and other natural resources.

  • I’d like to ask grown- ups and children not to throw away litter.


Teacher: Both clean air and clean water are necessary for our health. If people want to survive they must solve these problems quickly. Man is beginning to understand that his environment is not just his own town or country, but the whole world.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: (глобусны күрсәтеп) Укучылар, күрәсезме бу безнең җир шары. Шушы җир шарын саф һавалы, чиста сулы, калын урманлы итеп киләчәк буынга тапшыру сезнең бурычыгыз.
Биология укытучысы: Туган як күгендә йолдызлар,

Тоныкланса бер көн нишләрмен

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен.
Чәчемне саф җилләр сыйпасын

Саф һава аллатсын битемне

Юлымда чирәмнәр үссеннәр

Кешеләр саклагыз Җиремне!

страница 1


скачать

Другие похожие работы: