Яшүсмер һәм ялгызлык
Яшүсмер һәм ялгызлык
Ялгызлык - кешелекне борчыган җитди проблемаларның берсе. Ул социаль, икътисадый, мәдәни һәм рухи сәбәпләргә бәйле. Бик озак еллар бездә, ялгызлык капиталистик дөньяга гына хас күренеш, ә гуманлы социалистик җәмгыятьтә кеше үзен беркайчан да ялгыз итеп тоя алмый, дигән фикер өстенлек итте. Үзгәртеп кору елларында ачыкланганча, мондый раслаулар чынбарлыктан шактый ерак торган икән. Галимнәр дәлилләгәнчә, бүгенге көндә яшьләр арасында тискәре социаль һәм рухи күренешләрнең артуы күзәтелә. Алар киләчәккә ышанмый, өметсезлеккә бирелә, ялгыз булуны өстен күрә, еш кына стресс хәлләрдә кала, кешеләр белән аралаша белми.
Әлеге кимчелекле сыйфатлар яшүсмерләрнең шәхес булып формалашуына, җәмгыятьтәге шартларга җайлашуына комачаулык итә. Үзен ялгыз итеп тойган шәхес, гадәттә, җәмгыятькә нигилистик (бар нәрсәне инкарь итү) мөнәсәбәттә була, кешеләргә каршы юнәлдерелгән -гамәлләр кыла, җинаятьчелек, эчүчелек, наркомания юлыннан китә һ. б.
Галимнәр ялгызлык күренешенә мөрәҗәгать иткәндә когнитив, хисси, яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы кебек компонентларны аерып күрсәтә. Болар укучылар әңгәмәләрендә, иншаларында да ачык чагыла. Алар ялгызлык турында фикер йөрткәндә: «Минем беркемгә дә кирәгем юк», «Мине беркем дә яратмый», «Мине беркем дә аңламый», дип еш әйтә. Борчылу, өметсезлек, кайгы, депрессия, оялчанлык шулай ук яшүсмерләрне ялгызлыкка этәрүче сәбәпләр. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы компоненты башка кешеләрдән читләшү, төрле хәлләрдә үзеңне тота белмәү, агрессивлык, оялчанлык, үз-үзеңә бикләнү кебек сыйфатларда күренә.
Шул ук вакытта кешеләрнең билгеле бер дәрәҗәдә ялгызлыкка ихтыяҗын да инкарь итмәскә кирәк. Бигрәк тә яшүсмерлек чорында кеше вакыт-вакыт үзенең уйлары, кичерешләре белән ялгыз калырга омтыла. Моны канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр һәм шартларның булмавы ризасызлык тудырырга мөмкин. Шуңа күрә яшүсмерлек чорында ялгызлык һәм аны кичерү мәсьәләсенә берьяклы гына карарга кирәкми. Тагын шуны билгеләп үтү зарур: хәтта ялгызлык мәсьәләсен өйрәнүче күп кенә белгечләр дә аны кимчелекле күренеш дип исәпли, һәм аның уңай якларына сирәк игътибар итә. Фәнни гаделлек исә бу күренешне төрле яклап өйрәнүне таләп итә. Икенче төрле әйткәндә, ялгызлык турында сөйләгәндә аны кире кичерешләр сыйфатында хисси халәткә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул—кешенең әйләнә-тирә һәм социаль чынбарлык белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле катлаулы күренеш. Алар исә һәртөрле хисси халәт һәм кичерешләр барлыкка китерергә мөмкин.
Ялгызлык һәрвакытта да шәхеснең социаль яктан читләшүе белән тыгыз бәйләнештә була алмый. Кешеләр белән даими аралашып яшәп тә үзеңнең һәркемнән аерылганыңны тоярга мөмкин. Әлбәттә, ялгызлык халәтенең төрле төсмерләре бар һәм һәр шәхес ялгызлыкны тойгылар, фикерләр, эшләнгән эшләр тупланмасына бәйле рәвештә билгели. Шуңа күрә кеше: «Мин үземне ялгыз хис итәм», —дип әйткән чакта ялгызлыкны бертөрле мәгънәдә генә аңламый. Димәк, ялгызлык халәтен кичерүгә тормыштагы бәйләнешләрдән тыш, аларның нинди булырга тиешлеге турында идеал күзаллаулар тәэсир итә. Аралашырга яраткан кеше, әгәр аның бәйләнешләре бер-ике кеше белән генә чикләнсә, үзен ялгыз итеп тоячак. Шул ук вакытта моңа ихтыяҗы булмаган кеше башкалар белән аралашмаган очракта да үзен ялгыз дип хис итмәячәк.
400 укучы һәм студент катнашында үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнеп, аларның 48 проценты ялгызлык күренеше белән таныш, дип раслый алабыз. Бигрәк тә мәктәпне тәмамлаган яшүсмерләр өчен әлеге күренеш җитди проблема булып санала. Уку йортына кабул ителгәннән соң, егет-кызларның социаль хәле, шәхесара бәйләнешләре структурасы үзгәрә. Күп кенә яшүсмер алдына яңа социаль бәйләнешләргә керү бурычы килеп баса. Аеруча I курс студентлары яңа тирәлеккә эләккәч киеренкелек халәте кичерә, кайвакыт аларның үз-үзенә ышанычы кими. Яңа шартларга ияләшү чоры никадәр тизрәк барса, яшүсмер яшьтәшләре даирәсенә шулкадәр уңышлырак кереп китә, аның өчен ялгызлык мәсьәләсе дә кискен тормаячак.
Ялгызлык сәбәпләре еш кына тулы бер комплекста, ягъни үзара бәйләнештә чагылыш таба. Мәсәлән, әлеге комплекста гаиләдәге киеренке халәтне, яшүсмерләрнең яшьтәшләре белән низаглы мөнәсәбәтләрен һәм башка күп кенә сәбәпләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин. Болар — объектив сәбәпләр һәм алар шәхескә бәйле түгел. Димәк, ялгызлыкның объектив күренеш буларак яшәвен билгеләп үтү зарур. Әмма объектив сәбәпләр шәхес аша үтә һәм субъектив характер апа. Шулай итеп, яшүсмерлек чорына хас кризис хәл ителмәү нәтиҗәсендә шәхесне ялгызлыкка китерә.
Кешенең шәхси үзенчәлекләре, хис-тойгылары, гадәтләре, тормыш тәҗрибәсе ялгызлыкның барлыкка килүендә төп буыннардан санала. Әлбәттә, кайбер шәхси сыйфатлар да ялгызлыкка илтә. Мәсәлән, үз-үзеңнең көчеңә дөрес бөя бирмәү, оялчанлык, борчылу, кешеләр белән җиңел аралаша белмәү һ. б. Безнең тикшеренү нәтиҗәләре ачыклаганча, анда катнашкан яшүсмерләрнең яртысы үз-үзләренә ышанып бетми, кешеләр белән аз аралаша, үз эченә бикләнгән. Үз-үзләренә ышанып җитмәү сәбәпле, алар шәхесара мөнәсәбәтләрдә лидерлар була алмый.
страница 1
скачать
Другие похожие работы: